Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татар рәссамы Коръәнне зурлады


Вәсил Ханнанов
Вәсил Ханнанов

Башкортстандагы танылган татар рәссамы Вәсил Ханнанов Уфада чираттагы шәхси күргәзмәсен ачты. Күргәзмә Коръән-кәрим темасын яктырта.

Вәсил Ханнанов үзенең әлеге күргәзмәсен Уфаның мәһабәт “Конгресс-холл” бинасының сәнгать галереясендә ачты. Бу аның быел бишенче шәхси күргәзмәсе икән. Казанда, Мәскәүдә һәм Пермьдә дә үткән аның аерым күргәзмәләре. Ә Уфада икенче тапкыр оештыруы.

Вәсил әфәнде Уфада ачкан күргәзмәсен якынлашып килүче Корбан бәйрәмгә багышлавын әйтте. Утыздан артык эшен урнаштырган ул анда. Күргәзмәнең исеме Коръән-кәримнең икенче сүрәсендәге 152нче аятьнең баш исеменнән кушылган.

Вәсил Ханнанов рәсемнәре
“Хәтерләгез мине, мин дә сезне истән чыгармам” дип аталган ошбу күргәзмәдә талантлы рәссам төрле өслекләрне кулланган. Киндер тукыма да, такта да, калай да файдаланылган бу сәнгать әсәрләрендә. Ә инде иң төп эшләнмә - Вәсил Ханнановның картинасының борынгы Коръән-кәрим китабы битләре.

Вәсил Ханнанов бу изге китапны бик кадерләп саклаган. “Кайбер битләре инде теткәләнеп тә беткән Коръән-кәрим китабына икенче гомер бирергә булдым, - ди Вәсил Ханнанов. – Бу картиналарымны эшләгәндә үземдә илаһи бер хис-тойгы сиздем. Бу әсәрләремне җиңел генә яздым”.

Вәсил Ханнановның күргәзмәсе 2 декабрьгә кадәр эшләячәк. Аннан киләсе елда шушы картиналарын Казанга да алып барып күрсәтергә ниятли ул.
XS
SM
MD
LG