Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия президенты “Митинглар турында”гы канун өлгесенә үзгәрешләр кертүне кире какты


Русия хокук яклаучылары, аерым алганда Мәскәү-Һелсинки төркеме башлыгы Людмила Алексеева президент Дмитрий Медведевның “Митинглар турында”гы канунга үзгәрешләр кертүгә чикләү куюын яклап чыкты.

Элегрәк хокук яклаучылар, җәмәгатьчелек вәкилләре президентка әлеге канун өлгесен имзаламауны сорап мөрәҗәгать иткән иде.

Октябрь азагында парламент тарафыннан кабул ителгән әлеге канун өлгесе урам чараларын оештыру тәртибен кырыслата.

Парламентның спикерларына җибәрелгән аңлату хатында әлеге канунда җыелышлар, митинглар, демонстрацияләр уздыру турындагы гражданнарның конституцион хокукларын ирекле рәвештә тормышка ашыруны авырайта торган нигезнамәләр бар диелгән.
XS
SM
MD
LG