Accessibility links

Гыйракта сәяси башлыклар яңа хөкүмәтне төзү өчен очрашты


Бүген Гыйракта сәяси блок җитәкчеләре бергә очрашты. Алар очрашуда яңа хөкүмәтне оештыру турында сөйләште. Ләкин Гыйракта сәяси җитәкчеләр бүгенге очрашуда килешә алмады.

Гыйракта парламент сайлавы 8 ай элек узган иде. Хөкүмәт төзү турындагы килешүгә исә әлеге көннәрдә генә ирешелүе белдерелә.

Премьер-министр итеп Нури әл-Малики сайланыр дип күзәтелә. "Гыйракия" блогының башлыгы Ияд Аллави исә парламент башлыгы вазыйфасы өчен намзәт булачак.
XS
SM
MD
LG