Accessibility links

Грециядәге сайлауда Папандереу партиясе җиңде


Грециядәге премьер-министр Георгиос Папандреу җирле сайлауда үз партиясе җиңү сәбәпле, вакытыннан алда гомум сайлау булмаячагын әйтте.

Папандреу сайлау алдыннан, сайлау нәтиҗәләре хөкүмәтне канәгатьләндермәгән очракта гына вакытыннан элек сайлау уздырылачагын белдергән иде.

Беренчел нәтиҗәләргә караганда, Папандреу җитәкчелегендәге Социалистлар 13 төбәкнең 7сендә алда бара.
XS
SM
MD
LG