Accessibility links

Кайнар хәбәр

Иглин районы башлыгы баш бирми


Иглин районы хакиме Ришат Исхаков
Иглин районы хакиме Ришат Исхаков

Башкортстанның Иглин районы хакимияте башлыгы тирәсендә вазгыять куера бара. Дүшәмбе көнне анда барган тикшерүчеләр эшенә каршылык күрсәтелгән.

Бу хакта иң башта республиканың рәсми мәгълүмат агентлыгы “Башинформ” хәбәр таратты. Соңрак аның интернет сәхифәсендә фотосурәтләр һәм хәтта видеокүренешләр дә тәкъдим ителде. “Азатлык” хәбәрчесе бу хакта Контроль-хисап пулатына шалтыратып төгәл мәгълүматлар алмакчы иде. Әмма анда ашыгыч киңәшмә баруы турында белдерделәр.

Иглин районы хакиме Ришат Исхаковның гамәлләрен тикшерә башлау өчен Уфадан күрсәтмә булуы, шуннан соң аның өч айга ялга китүе турында узган атнада “Азатлык”та хәбәр иткән иде. Әмма, озын ялга киткән булса да, Ришат Исхаковның эштә күренгәләве, ә 8 ноябрь көнне иртән хәтта эш киңәшмәсе үткәргәне турында да мәгълүм булды.

Дүшәмбе иртәсендә Башкортстан Контроль-хисап пулаты рәисе Салават Харрасов җитәкчелегендәге вәкиллек Уфадан Иглин районына бара. Бу вәкиллеккә башка ревизорлар һәм Башкортстан Дәүләт Җыелышы-Корылтай депутатлары да кергән. Вәкиллек, Иглин районы хакимиятенең узган елдагы һәм быелгы эшчәнлеге турындагы документларны алдырту өчен, Уфадан махсус мөрәҗәгать тә алып барган.

Әмма Иглин районы хакимияте идарәсе җитәкчесе Валентина Куприянова тикшерүчеләрне хакимият бинасына кертүдән катгый баш тарта. Ә бирегә килгән журналистларны куып чыгару өчен, автоматлар белән коралланган ведомстводан тыш сак идарәсе хезмәткәрләре китертелә.

Бераздан хакимият бинасы фойесына вакытлыча Иглин районы хакиме вазыйфаларын башкаручы Геннадий Решетников чыга һәм тикшерүчеләрне фойега кертәләр. Ләкин ул да Уфадан килгән вәкиллектән хакимият эшчәнлеге турындагы документларны сорату турындагы белешмәне алудан баш тарта. Шул ук вакытта ул, Контроль-хисап пулаты гамәлләренә ризасызлык йөзеннән, үзләренең Уфаның Киров районы мәхкәмәсенә язган мөрәҗәгатен дә күрсәтә.

Шушы хәлләрдән соң, Контроль-хисап пулаты вәкилләре Иглин районы хакимиятенең җаваплы хезмәткәрләренең җавапсыз кыланмышларына ризасызлык мөрәҗәгате язып, аны Иглин районы прокуратурасына тапшырып кайта.

Контроль-хисап пулаты хезмәткәрләре әйтүенчә, алар моңа кадәр дә, ягъни 2 ноябрь көнне дә, Иглин районы хакимияте вәкиле Геннадий Решетников белән очрашкан булган. Ул чакта да Решетников әфәнде хакимият башлыгы Ришат Исхаковның ялда булуына сылтанып, тикшерүчеләрне хакимият бинасына кертүдән баш тарткан булган.

8 ноябрьдә булган хәлләр турында Контроль-хисап пулаты җитәкчеләренең үзләреннән мәгълүмат алу өчен, без анда мөрәҗәгать иттек. Әлеге оешманың матбугат сүзчесе Илнур Әюпов пулатның рәисе Салават Харрасовның киңәшмә үткәрүен һәм әлегә “Башинформ” мәгълүмат агентлыгы биргән хәбәрдән гайре башка яңалыклар әйтә алмаячакларын белдерде. Моны ул әле кайбер хокукый мәсьәләләрне ачыклау барышы белән бәйләп аңлатты.
XS
SM
MD
LG