Accessibility links

Кайнар хәбәр

Җанисәп татар милләтенә кирәкме? - II


Соңгы көннәрнең иң зур вакыйгасы – җанисәп 2010. Җәмәгатьчелек халык санын алу нәтиҗәләрен көтә. Татарга җанисәп уңай тәэсир ясармы?

Римзил Вәли. Узган якшәмбе “Азатлык” дулкыннарында бик кызыклы темага аналитик тапшыру башланып киткән иде. Ул "Җанисәп татар милләтенә кирәкме? - I" дип атала. Соңгы көннәрдә булып үткән шушы социаль, яки сәяси, техник чара күп милләтләрне дулкынландырды, җәмәгатьчелекне аякка бастырды, дәүләт хезмәткәрләрен шактый гына йөгертте.

Ә адәмнәрне санагач, нәрсә була соң? Бу санау нигә кирәк булды? Милләтләргә ул файда китерәме, зыян саламы? Кайсы милләтләргә, кайсы төбәкләргә кирәк ул? Хакимияткә бу эш нигә кирәк? Шушы турыда сөйләшүне дәвам итәбез.

Әңгәмәдә Тукай бүләге иясе, шагыйрь Гәрәй Рәхим (Григорий Радионов), журналист һәм җәмәгать эшлеклесе Саша Долгов, кинорежиссер Фәйзрахман Камалов катнаша.

Гәрәй әфәнде, әңгәмәнең беренче өлешендә сез көнбатыш Башкортстанда, көнчыгыш Татарстанда милләтләрнең бер-берсе белән катнашып яшәве, бер-берсенә тәэсир итүе турында әйттегез. Алмашып, охшашып яшәү эрүгә китермиме? Кардәш милләтләр арасында чик булмау нинди нәтиҗәләргә китерә һәм дәүләт, статистика моны ничек файдалана?

Гәрәй Рәхим. Тугандаш халыкларның бер-берсенә керешүе бүген килгән әйбер түгел. Бу борынгыдан калган гадәт.

Римзил Вәли. Әле бит катнашкан гаиләләр бар. Аларның күбесе татар-башкорт гаиләләре, диләр. Урыс патшасы Анна Иоановна заманында татар белән башкортка бер-берсенә өйләнергә кушмаган. Башкорт белән татар бер гаилә төзесә, өч-дүрт ат штраф түләгән. Шул вакытта халыкларны аерырга тырышканнар.

Гәрәй Рәхим
Гәрәй Рәхим.
Шулай булган, чөнки милләтне милләт итеп саклау өчен ниндидер чаралар кирәк булган. Ул чаралар хәзер дә бар, дип уйлыйбыз без. Әйтик, Башкортстанда узган җанисәптән соң башкорт халкы 200 меңнән артык кешегә арткан, ә татар халкы 200 мең кешегә кимегән. Моны фәнни демографик яктан караганда, бу бит көлке хәл. Алай була алмый.

Римзил Вәли. Башкортстанда узган җанисәптә руслар да бераз кимеде.

Гәрәй Рәхим. Русларның кимүенә мин бик шаккатмыйм, чөнки Русиядә русларның кимүе күзәтелә.

Римзил Вәли. Алар моңа борчылмый кебек. Нигә без борчылабыз?

Гәрәй Рәхим. Ничек борчылмасын? Алар татарларны да, башкортларны да, чуашларны да урыс итеп яза. Милләтләрне мөмкин кадәр киметү өчен тырыша.

Татарлар сан алу мәсьәләсендә Русиядәге башка халыкларга караганда күбрәк активлык күрсәтә. Чөнки безгә яшәү, үзебезне раслау бик авырга туры килә.

Римзил Вәли. Саша, сез татарларның мавыгып-мавыгып санга игътибар итүенә Гәрәй Рәхим кебек карыйсызмы? Артык кимүгә башка милләтләр ничек карый микән? Ни өчен татарлар бигрәк тә борчылып карый, ә Башкортстанда башкортның үзеннән бигрәк хакимият даирәләре, галимнәр мавыгып карый? Сәбәбе нидә дип уйлыйсыз?

Саша Долгов. Монда берничә факторны әйтергә кирәк. Беренчедән, татарлар гомер буе җанисәпкә игътибарлы булган. Әгәр дә Русиядә 1897 елда булган беренче җанисәпне искә алсак, анда татарлар җанисәпкә каршы хәтта баш күтәргән. Хәзер татарларга каршы алып барылган сәясәткә Татарстан каршылык күрсәтә, әлбәттә.

Бу турыда сәясәтче Фәндәс Сафиуллин күп язды. Ул әйтә: “Татарстан 2002 елдагы җанисәптә татарларга каршы эшләнгән сәясәткә берникадәр җавап бирә ала иде. Мисал өчен, армиягә Татарстан егетләрен җибәрми калдырып була иде”.

Бу җанисәпнең бик кызык ягы бар. Тишков һәм аның тирәсендәге галимнәр, Русиягә һәр кеше мөһим, дип әйтә. Ләкин сораулар болай башлана: сез урыс телен беләсезме? Икенче сорау – тагы нинди телләрне беләсез? Аннары гына туган тел турындагы сорау. Ә минемчә, алар туган телеңне беләсеңме дигән сорау белән башланырга тиеш.

Бик кызык парадокс килеп чыга. Күп кеше тагы нинди телләрне беләсең дигән сорауда буталырга мөмкин. Туган тел дип, урыс телен күрсәтү очраклары да бар.

Римзил Вәли. Кайвакытта татарча сөйләшкәнгә карап, татар дип язалар, ә ул башка милләт вәкиле икән. Кеше татар телендә сөйләшә дигән генә аргументлар ишетелә. Мондый хәлне ничек аңлыйсыз?

Фәйзрахман Камалов. Мин Сашаның сүзләренә кушылып, бер кызык әйбер әйтер идем. Китапханәдә 1861 елгы китап күргән идем. Анда Русиядә ике дәүләт теле булган, дип әйтелгән. Беренчесе – татар теле, икенчесе – урыс теле. Русиядә татарларның югары халык икәнен сизәләр.
Фәйзрахман Камал


Саша Долгов. Татарлар – Русиядә милләтләргә каршы алып барылган сәясәткә каршы торырлык бердәнбер халык. Алардан соң башкортлар килә. Башка халыкларда андый әйбер юк. Чуашлар, марилар белән сөйләшкәнем бар. Милләтләренең кимүе бер дә эчләрен пошырмый. Алар урыслашып бара. Бер чуаш әбие әйтә: “Кызымның улыннан җанисәп вакытында кем булып язылуын сорыйм әле. Урыс булып языладыр”. Аларны чуаштан туган баланың урыс булып язылуы шаккатырмый инде.

Римзил Вәли. Диннәр, исемнәр аермалы булмагач, язылалар инде. Ә татар башка милләт дип язылганда, үзен ничек хис итә?

Гәрәй Рәхим.
Мин сезнең белән чуашлар мәсьәләсендә килешеп бетмәс идем. Чуашлар православ динендә булгач, алар үзләренең төрки исемнәрен югалтты. Ләкин бүгенге көндә чын мәгънәсендә чуаш милләтеннән булган, милләтен яраткан кешеләр күбәя бара. Минем алар белән бик күп аралашканым бар. Алар, әгәр дә Русия хөкүмәтендә милли мәсьәләләр министрлыгы булмаса, милләтләр бетә дигән шигарьләр белән чыга. Ә Русия хөкүмәте милли эшләр министрлыгы булдырырга теләми.

Римзил Вәли.
Әйе, бу җанисәп, мөгаен, тарихи аңга да бәйледер. Дәүләтләр тоткан, берничә дәүләтле булган татарлар юкка чыга дигәндә, аларның даими саны булу, артулары, демография, миграция мәсьәләләре бик әһәмиятле.

Нишләп безнең балаларыбыз азрак туа? Иренәләрме? Шәһәргә күчеп беткәннәрме? Бу мәсьәләнең башка яклары да бар. Күпме мәктәп була, күпме китап чыгарыла. Милләте бәләкәй булса, халкы аз булса, һәм бу халык теләмәсә, сорамаса, бер нәрсә булмый.

Мин Туймазы театрының Казандагы чыгышында булдым. Ул вакыттагы Башкортстан мәдәният министры урынбасарыннан сорыйм: “1990 елда Туймазы татар театры һәм Уфадагы “Нур” театры ничек ачылды?”. Татар иҗтимагый үзәге мәдәният министрлыгына татар театры кирәк дип хат язды, һәм без аны ачтык, диде.

1989 елдагы җанисәп вакытында татарларның күп булуы ачыклангач, театрлар ачыла башлады. Газет, журналлар чыкты. Димәк, җанисәп уен түгел. Бу милләтләрнең үзләренә кирәк. Иҗтимагый эшләрне планлаштырганда җанисәп бик кирәк әйбер, дигән тәэсир калды миндә.

Фәйзрахман Камал. Татар киносына килгәндә, үзенең киностудиясе булмады. Татарстанда киностудия булса да, ниндидер фильмнар төшерсәләр дә, татар телендә төшерелмәде. Нигә? Бүтән милләтләрнең киностудияләрендә үз телләрендә кинолар төшерелгән, ә бездә бүгенге көндә киностудиябез бар дип әйтү авыр.

Римзил Вәли.
Ул вакытта Советлар Берлегендә юньле милләт, юньле республика союздаш республика була торган иде. Шуңа күрә Татарстанның беренче инкыйлабы союздаш булабыз дип күтәрелеп китте. Бусы да реаль хәлне белгәннән туган әйбер. Димәк, үзен союздаш булырга лаеклы хис иткән.

Милләттәшләрнең саны газетларның тиражына, телевизор һәм радио караучылар санына, реклам бирүчеләрнең акча күләменә тәэсир итәме?

Саша Долгов. Газет чыгаруга килгәндә, татар гомер буе үзе газетын чыгара, аңа җанисәп мөһим түгел. Бу җанисәп татар бармы, юкмы, ул милләтме, юкмы икәнлеген күрсәтәчәк. Русиядәге рус галимнәре шундый нәтиҗәләрне нык көтәчәк. Алга таба татарга, Татарстанга караш җанисәп кысаларында алып барылачак.

Мәсәлән, мин Иваново өлкәсендә булган идем. Милли хәрәкәт активистлары татарларны татар булып язылырга өнди: әгәр дә әниең рус, әтиең татар икән – татар булып языл, әтиең татар булса – барыбер татар булып языл. Чөнки Ивановода мәчет салырга рөхсәт сорасалар, татарлар аз, нәрсәгә сезгә икенче мәчет дип әйтүләре ихтимал. Ә татарлар күп булып язылса, аларга мәктәпләр ачырга, мәчет салырга рөхсәт бирәчәкләр. Бу бик мөһим әйбер булачак.

Саша Долгов һәм Римзил Вәли
Әгәр дә Татарстан хөкүмәте алга таба Башкортстандагы вәзгыятьне кулда тота алмаса һәм бераз Мәскәүнең сәясәтенә каршы төшмәсә, киләчәктә татарны 128 генә түгел, 228 төргә бүләргә мөмкиннәр. Томски, Омски татарлары гына түгел, авыл исемнәре белән дә бүләргә мөмкиннәр.

Римзил Вәли. Гәрәй әфәнде, җанисәп үтеп китте. Нәтиҗәләре ничек булыр икән? Сез булачак саннарга ышанасызмы?

Гәрәй Рәхим. Мин шул саннарга ышанам. Сез баягы сорауда мөһим мәсьәләне күтәрдегез. Сан алу исәпләре киләчәктә татар халкының яшәешенә начармы, яхшымы тәэсир итәчәк, дигән сорау бирдегез. Бу мөһим сорау. Җавап бирү дә гади була алмый. Бу бик күп фәнни эзләнүләргә чакырачак.

Ләкин бик кыска гына җавап биргән вакытта, татар халкы өчен җанисәп алу әһәмиятле. Әгәр дә без үз халкыбызның күпме икәнлеген мөмкин кадәр сан белән күрсәтә алабыз икән, бу безнең киләчәктә Русия Федерациясе хакимияте каршында үзебезнең мәнфәгатьләребезне яклау, саклау өчен ярдәм итәчәк.

Сан алу нәтиҗәләре генә түгел, сан алу башланганда, сан алу барганда булган татар кешеләренең активлыгы, аларның сан алу эшләрендә тирән катнашуы безнең Русия күләмендә бик күренекле вәкил булганыбызны күрсәтә.

Саша Долгов.
2002 елда узган җанисәптә татарлар 32 меңгә артканнар иде, бу юлы да бераз арту булыр, дигән фаразлар бар. Ләкин Башкортстанга килгәндә, башкортларның саны барыбер төшмәс, дигән фаразлар шулай ук йөри.

Римзил Вәли.
Әйе, башкортларның санын элеккечә калдырырга кирәк дигән күрсәтмәне кечерәк түрәләр авылларга килеп пышылдап әйткәннәре турында хәбәрләр бик күп килде. Ягъни кискен рәвештә нинди дә булса милләтнең саны төшсә, кайбер түрәләр үзләрен гаепле итеп хис итәчәк. Ә татарлар кимегән вакытта беркем дә гаепле булмады.

Фәйзрахман Камал.
Татарларның саны артыр дип уйлыйм, чөнки Башкортстанда да башлыгыбыз алышынды.

Римзил Вәли. Яңа президент Чакмагыш, Дүртөйлеләрне башкорт иле, дип әйтә башлады шул. Бәлки бу сәяси маневрдыр. Һәрхәлдә һәр милләт вәкиле үзенең иманына, үзенең теленә, тарихына күбрәк таянырга тиеш.

Фәйзрахман Камал.
Шулай да Башкортстандагы татарларга яңа президент килгәч, халык та татарлыгын яшермәс, дигән өмет туды. Курку дигән әйбер кимеде. Мин башкортларның саны кимиячәгенә ышанам.

Гәрәй Рәхим. Мин бу җанисәп нәтиҗәләрендә башкортларның кимүен теләмәс идем. Ләкин татарлар артырга тиеш.

Римзил Вәли.
Чын тарихи башкортларга игътибар хәзер азрак. Әллә Урал артында башкортлар беттеме, дип уйлап торам.

Шулай итеп, җанисәп милләткә нәрсәгә кирәк дигәндә әңгәмәдәшләребез әйттеләр: планнар кору өчен, милләтнең язмышын белү өчен. Ә инде бу җанисәпнең нәтиҗәләре күпмедер вакыттан соң билгеле булыр.

Татарстан, Казан үзенең туплап тора торган дәрәҗәсен, көчен арттыра торган дистә елларда, газет-журналлар, радио-телевидение арткан вакытта, интернетта татар теле, татар фикере яңгырап торган вакытта, әгәр дә бу милләт депопуляциягә тәгәрәп китсә, бусы безнең анализ, эшебез дөрес булмаган дигәнне күрсәтәчәк. Ничек уйлыйсыз?

Гәрәй Рәхим. Күңелемдә бер борчуым бар. Сан алуның иң беренче нәтиҗәләрен 2011 елда күрсәтәбез, диделәр. Ләкин төп мәгълүматларны 2012 елга калдырачаклар. 2010 елдан алып 2012 елга хәтле төрле манипуляцияләр ясарга мөмкиннәр. Менә шундый шигем бар.
XS
SM
MD
LG