Accessibility links

Кайнар хәбәр

Җанисәп татар милләтенә кирәкме? - I


Соңгы көннәрнең иң зур вакыйгасы – җанисәп 2010. Җәмәгатьчелек халык санын алу нәтиҗәләрен көтә. Татарга җанисәп уңай тәэсир ясармы?


Римзил Вәли.
Ун елга бер була торган бу чара нишләптер җәмәгатьчелекне дулкынландыра. Дәүләт әһелләре аны зур чара, статистика эше дип карасалар да, анда ниндидер сәясәт, хикмәт бар. Инде җанисәп үткәннән соң, яңадан фикер алышу башлана.

Иң төп мәсьәлә: бу җанисәп милләткә нәрсә бирә? Ул безгә кирәкме? Бәлки, аннан качып калырга кирәктер? Бәлки, битараф булырга кирәктер? Шул турыда төпле итеп фикерләргә сәләтле шәхесләр белән аналитик әңгәмәне башлап җибәрәбез. Анда билгеле шагыйрь, драматург, Тукай исемендәге дәүләт бүләге иясе Гәрәй Рәхим (Григорий Родионов); Питербурдан Казанга кайткан, Башкортстанда туып үскән телеоператор һәм режиссер, рәсемнәр һәм фильмнар авторы Фәйзрахман Камалов һәм яшь журналист, җәмәгать эшлеклесе Саша Долгов катнаша.

Гәрәй әфәнде, үзегезне әлеге мизгелдә ничек хис итәсез? Гәрәйме? Григориймы? Бу санау – нәрсә соң ул? Гади халык аның әһәмиятен аңлап та бетерми. Кайчан кем уйлап чыгарган бу адәм санауны? Бу эшкә безнең халыкның карашы ничек?

Гәрәй Рәхим. Иң беренче чиратта безгә сан алуның тарихын күзалларга кирәк. Хәзерге Русия җирендә кешеләрнең исәбен алу иң беренче мәртәбә татарлар, Алтын Урда дәүләте тарафыннан башлана. Билгеле булганча, Алтын Урданың бик күп җирләре булган. Ә дәүләтне тоту өчен чыгымнар кирәк. Чыгымнарны ясак җыеп туплаганнар. Шушы ясакны җыеп алу өчен Алтын Урда дәүләте үзенең биләмәләрендә җанисәп үткәргән.
Гәрәй Рәхим
Ул чактагы ясак түләү белән бүгенге ясак түләүне чагыштырсаң, бик кызык була. Алтын Урда чорында ясак түләүдә гомум керемнең 10%ы Алтын Урда дәүләтенә бирелгән. Ә бүгенге көндә Русия Федерациясе Татарстанның 75-80% керемен ала.

Халык санын алу тарихына әйләнеп кайтсак, шул вакытта 10% ясак алу да кешеләргә бик авыр булып тоелган. Ясак бирү рәхәт әйбер түгел бит. Шуңа күрә, җанисәп алудан качучы, анда кермәскә тырышучылар, яки җанисәп алу хәрәкәтенә каршы баш күтәрүләр дә күзәтелгән. Әле Алтын Урда чорында ул хәтле булмаган. Чөнки Алтын Урда таркалып, рус дәүләте көчәеп киткәннән соң, аларга ясак күбрәк кирәк була башлаган. Рус дәүләте нәкъ Алтын Урда дәүләте шикелле “перепись” дип атала торган җанисәп үткәрә башлаган.
Ләкин рус дәүләтендә җан исәбен алган вакытта ясакның проценты артуы билгеле.

Шуңа рус крестьяннары да, татарлар да, украиннар да, башка халыклар да һәрвакыт моңа каршы баш күтәреп торган.

Римзил Вәли. Күрәсең, җанисәп алганнан соң нинди дә булса репрессияләр, өстәмә бәлаләр килгәндер.

Гәрәй Рәхим. Алай гына түгел, язылмаган өчен төрмәләргә утыртканнар, Себергә сөргәннәр.

Римзил Вәли. Ә язылмау – ул салымнардан качу дигән сүз.

Гәрәй Рәхим. Турыдан-туры. Шушы баш күтәрүләр, җанисәпкә каршы килүләр совет чорында да дәвам итте. Дөрес, Советлар Берлегендә җанисәпләр ясак алу өчен үткәрелмәде. Халык күпме бар икән, аны ашатырга күпме кирәк икән – Русиянең сәнәгать тормышын рәтләү максаты куела.

Совет хөкүмәте чорындагы коммунистлар партиясенең сәясәтендә милләтләрне санга сукмау утызынчы елларда башлана. Шуның аркасында совет кешесе дигән милләт уйлап таптылар. Бу әйбер милли халыкларның милли хисләренә бик каты кагылды. Милли хис һәрвакыт патриотизм белән бәйләнгән. Милли хисне юкка чыгару бер генә хакимиятне дә алга таба алып барганы юк әле. Шуңа күрә элеккеге баш күтәрүләр сәяси нигездән башланды.

Советлар Берлеге бетте дигәч, Русия Федерациясе барлыкка килде. Федерация дигән сүз күптөрле милли дәүләтләрнең бергәлеге дигән сүз. Ләкин Русия хакимият башлыклары шундый фикер әйтте: россиянин милләте булырга тиеш.

Римзил Вәли. Ә алай булгач, нигә соң кабат-кабат бүләләр? Русиянең этнология һәм антропология институты җитәкчесе урынбасары Владимир Зорин Русиядә хәзер 157 генә түгел, 170ләп милләт бар, милләтләр саны күбәйде дип әйткән иде.

Гәрәй Рәхим. Әйе, ләкин монда бер сәяси максат бар. Русиядә рус булмаган милләтләрнең саннарын әзәйтеп күрсәтү. Ни өчен? Русиянең исемен саклап калдыру өчен. Мәсәлән, татар халкы Русиядә икенче урында тора. Аның икенче урында торуы кайбер бик акыллы сәясәтчеләрнең эчен пошыра.

Татар гомер буе рус белән конфронтация белән яшәгән, аның саны әзәергә тиеш дигән фикер яши. Бу фикерләр хәтта Русиянең этнология институтында да әйтелә. Шуңа күрә 2002 елдан һәм хәзер дә татар халкын төрле-төрле милли өлешләргә бүлгәләп, аларны татар исәбенә кертмәскә тырышу сәясәте бара.

Саша Долгов. Татарны бүлгәләү фикерләре этнология һәм этнография институтында әйтелеп кенә калмый, ул аның төп инициаторларының берсе. Институтның директоры Валерий Тишков шул эш белән шөгыльләнә. Дөресен әйткәндә, Мәскәү Кремленең сәяси заказын үти.
Саша Долгов (с), Римзил Вәли (у)


Милләт төзү дигәндә, минем бер әйберне әйтәсе килә. Кайвакыт миннән сорыйлар: “Без керәшеннәр булып язылабыз, телебезне ничек күрсәтик икән? Керәшен булгач, димәк безнең телебез дә керәшен булып чыга”. Җанисәп вакытында буталышлар, киләсе йөзьеллыкларга бик начар тәэсир итәрлек әйберләр килеп чыга башлады. Татар, керәшен авылларын мин күзәтеп йөрдем, халыкта бернинди каршылык юк. “Татар”, “керәшен татары”, “керәшен” булып язылабыз, дип әйтәләр.

Римзил Вәли. Ә туган телләре?

Саша Долгов. Ә туган телләре, әлбәттә, татар дип инде. Чөнки керәшен теле дигән сүзне Мәскәү галимнәре генә уйлап чыгарды.

Гәрәй Рәхим. Нәрсә ул туган тел? Без нинди телдә сөйләшәбез, бабаларыбыз нинди телдә сөйләшкән? Галимнәребез, язучыларыбыз нинди телдә язган, шул туган телебез булып чыга. Керәшен төркемендә татар телен саклау, хәтта татарларның мөселман өлешенә караганда да югарырак. Чөнки мөселман татарлары гарәптән килгән ислам динен, ислам китапларын өйрәнгәннәр. Аларга фарсычылык сүзләре бик күп катнашкан. Ә керәшеннәрдә гарәпчелек һәм фарсычылык юк дәрәҗәсендә. Үзләре православие динендә булсалар да, рус теленең тәэсире бөтенләй юк. Керәшеннәр рус телен бик начар белә.

Римзил Вәли. Ә үз телләрен һәм үзләренең һәм башка этник элементларын нык саклый.

Гәрәй Рәхим. Татар телнең иң борынгы төркичелеген керәшеннәр саклап калды.

Римзил Вәли. Җанисәп вакытында еш кына Башкортстан искә алына. Анда үз милләтеңне билгеләү җиңел түгел. Газетта син башкорт дип әйтәләр, әти-әни белән татарча сөйләшәсең. Галимнәр тикшерде, ике йөз ел элек авылыгыз башкорт авылы булган икән, дип язалар... Фәйзрахман әфәнде, сез Питербурда да яшәдегез, хәзер Казанда торасыз. Чакмагышта тугансыз. Милләтегез нинди?

Фәйзрахман Камалов. Бабамның шәҗәрәсендә язылганча, без 400 еллар чамасы элек Казаннан Башкортстан җиренә күчеп киткәнбез. Шуңа күрә, Башкортстанда тусам да, үземнең татар икәнен беләм.

Мин Питербурда утыз еллап яшәдем. 1989 елдагы җанисәп вакытында да Питербурда булдым. Татар милли хәрәкәте Мәскәүгә бик көчле тәэсир ясады. Чөнки милләтләр күтәрелә һәм оеша башлады. Шуларны таркатыр өчен, бәлки, татарларны кискәләргә кирәк дигән фикерләр чыгарганнардыр, дип уйлыйм.

Римзил Вәли. Туры гына җавап бирегез әле, сезнең Чакмагыш янында Кушнаренко районы бар. Рәшит Мусин да шул районнан. Татарстан җитәкчеләре Чакмагыш, Дүртөйле, Илеш районнарыннан. Инде хәзер татар телен башкорт теленең диалекты дип ялгыш фикерләр дә әйтәләр. Сез Башкортстанга кайтып та йөрисез. Кем соң сез? Без синең белән үскәндә кем идек?

Фәйзрахман Камалов. Татар идек.

Римзил Вәли. Элек бу районнарны саф татар районнары дип саныйлар иде. Анда бер башкорт авылы да юк.
Фәйзрахман Камал
Фәйзрахман Камалов. Көнбатыш Башкортстан якларындагы 5-6 районнарында булганым, халык белән аралашканым бар. Башкорт дигән әйберне мин үскәч кенә, Баймак районына баргач кына белдем. Телевизордан башкорт телен ишеткәнебез бар, шуңа күрә башкорт телен аңлыйбыз. Без татарлар, туган телебез ата-бабалардан килгән – татар теле. Безнең районнарда башкорт халкы гомумән яшәмәгән. Нишләп андагы халыкны башкорт дип әйтәләр? Аптыраш.

Римзил Вәли. Сездән ераграк Бүздәк районында Каңлы Төркәй дигән авыл бар. Ул башкорт авылы. Күрше Миякә районында да башкорт авыллары бар.

Фәйзрахман Камалов. Алар Урал тауларыннан төшеп, татарларга карап, басуларны эшкәртергә өйрәнеп калганнар.

Римзил Вәли. Шушы Каңлы Төркәй авылы татар авыллары арасында утырса да, үзе булып калган. Күрше авыллары да башкортлашмаган. Димәк, бу стабиль яшәүче төбәк.

Гәрәй әфәнде, көнчыгыш Татарстан һәм көнбатыш Башкортстан чама белән әйткәндә бер телдә сөйләшә. Бер үк уеннар, җырлар. Илеш, Туймазы яклары белән Минзәлә, Актаныш, Мамадыш, Бөгелмә районнарын бер милләт дип әйтергә мөмкинме?

Гәрәй Рәхим. Ул районнарда башкорт белән татарлар элек-электән дус яшәгәннәр.

Римзил Вәли.
Ап-ачык аерылган ике милләт булганмы ул?

Гәрәй Рәхим. Әгәр дә икесе ике милләт булган дисәм, мине галимнәр бик каты камчыларлар иде. Ләкин милли үзенчәлекле ике халык булган. Шушы төбәктә көнбатыш Башкортстан һәм көнчыгыш Татарстанда яшәүче башкортлар һәм татарларда телләрендә дә, уеннарында да, азык-төлекләрдә дә уртаклык күп. Алар аралашып яшәгән. Ләкин җанисәпләрдә сәясәтнең бик әшәке булу аркасында андагы элек-электән яшәгән татарларны да башкорт итеп яздырту дөрес түгел.
XS
SM
MD
LG