Accessibility links

Кайнар хәбәр

Обама мөселманнарны экстремизмга каршы бергә көрәшергә чакырды


АКШ президенты Обама дөньяның кеше саны ягыннан иң зур мөселман иле Индонезиянең демократия, икътисади тәраккыять һәм башка диннәр арасында толерантлык күрсәтү белән ватандашларның яшәү шартларын югары тота алуын әйтте. Обама Индонезиянең бу үзенчәлеге белән ислам илләренә үрнәк булып торуын әйтте.

Җакарта университетында чыгыш ясаган Обама, эксремизмга каршы бердәм көрәш алып барырга чакырды. Обама АКШның бер кайчан да исламга каршы булмавын искә төшерде.

Обама, "Бу өлкәдә кайбер алгарыш булса да кыласы эшләр шактый күп. Америкада, Индонезиядә һәм дөньяның башка җирләрендә гонаһсыз кешеләр экстримизмга дучар кала. Мин ачык итеп әйтәм, Америка Ислам белән бер кайчан да сугышмады, һәм аңа каршы да булмаячак. Безгә әл-Каидәгә каршы бергә көрәшергә кирәк. Аларның үзләрен бер нинди диннең бигрәк тә Ислам кебек зур дөнья диненең лидерлары итеп атарга хакы юк." диде.

Әл-Каидәгә каршы сугышның бары тик АКШның вазыйфасы гына булмавын әйткән Обама, Ислам дөньясы башлыкларының террорга каршы торырга тиеш булуын әйтте.

Индонезия университетында чыгыш ясаган Обама, бу сүзләрен 6 мең кеше алдында сөйләде.

Обаманын бу чыгышы 2009 елда Каһирәдә ислам дөньясы алдында ясаган мөрәҗәгатеннән соң икенче зур чыгыш буларак бәяләнде.

Обама шулай ук Якын Көнчыгыш тынычлык проекты алдында да кайбер проблемалар чыгып торуын әйтте. Ләкин АКШ Израил белән бергә солых һәм имин шартларда яшәячәк бер Фәләстин дәүләте төзү өчен кулдан килгән кадәр тырышачагын әйтте.

Бүген Обама Көньяк Көнчыгыш Азиянең ин зур мәчете Истиклал мәчетен зиярәт итте.

Индонезия сәфәрен тәмамлаган Обама бүген Көньяк Кореага килеп җитте. Ул пәнҗешәмбе көнне дөнья икътисадында алдынгы "Зур 20лек" илләре саммитында катнашачак.
XS
SM
MD
LG