Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кыргызстан президенты тарафларны коалиция хөкүмәте төзергә чакыра


Кыргызстан президенты Роза Отунбаева, Алмаз Атамбаев җитәкчелегендәге Социал-демократ партиясенә коалиция хөкүмәте булдыру вазыйфасы йөкләде.

Чәршәмбе көнне Кыргызстанда яңа парламентның беренче утырышы узган иде.

10 октябрьдә узган сайлауда 5 партия парламентка керә алды. Ләкин аларның берсе дә хөкүмәт төзи алырлык күпчелеккә ия түгел.

Оппозициядәге милләтче Ата Йорт партиясе парламентта башка партияләргә караганда күбрәк урын казанган иде.

Икенче чиратта исә социаль-демократлар тора.

Мәгълүм булганча, Кыргызстанда күптән түгел президент вакаләтләренең күбесе парламентка күчерелгән иде.

Парламенттагы сәяси блокларның берсе хәзер коалиция төзеп, 15 көн эчендә үз намзәтләрен тәкъдим итәргә тиеш.
XS
SM
MD
LG