Accessibility links

Кайнар хәбәр

Бюджет өлгесе бәхәсләштерә


Парламентта 3 еллык бюджет өлгесенә төзәтмәләр әзерләү тәмамланып килә. Коммунистлар фракциясе бу проектка 100гә якын тәкъдим әзерләгән.

Татарстан парламентында күпчелек урыннарны хакимият фиркасе вәкилләре алып торса да, хөкүмәт тәкъдим иткән документларга каршы чыгучылар да бар. Дәүләт шурасының үткән утырышында коммунистлар фракциясе җитәкчесе Хафиз Миргалимов республиканың төп финанс документына карата тәнкыйть белән чыккан иде.

Белгәнегезчә, 2 ноябрь көнне парламентта киләсе 2011 елга һәм 2012-13 елларга бюджет өлгесе беренче укылышта каралды. Киләсе 2011 елда керемнәр 103 миллиард сум тирәсендә көтелә диелсә, чыгымнар – 10 миллиардка күбрәк.

Коммунист депутатлар бюджет өлгесенә йөзләп төзәтмә әзерләгән. Алар якын арада парламент комитетларында каралырга тиеш.

Аерым алганда, коммунистлар дәүләт идарәсе, түрәләрне тоту өчен акчаларны азрак бирергә, коммуналь түләүләрне киметергә, мәдәният өчен чыгымнарны арттырырга тәкъдим итә.

“Мәгарифкә быел гадәттәгедән күбрәк акча салынса да, медицинага күбрәк аерырга кирәк”, дип саный коммунистлар фракциясе җитәкчесе Хафиз Миргалимов. Чөнки казнада ашыгыч рәвештә авыру балаларга операция ясарга өстәмә акчалар тоту зарур, дип саный ул.

Шулай ук социализм яклы депутатлар ипотекага зур акчалар түләү урынына, аз керемле кешеләргә социаль бәядән аренда бирү өчен яңа йортлар салу тәкъдиме белән чыга. Коммунистлар, шул вакытта, федерализм принципларын да яклый.

“Елына 30 миллион тонна нефть чыгарабыз, ә бит аның кереме һәм салымнан җыелган акчаның 70% Мәскәүгә китә. Министрларга, башка җитәкчеләргә, башка төбәкләргә бу мәсьәләдә берләшергә кирәк. Төбәкләрдә үзләрендә җитәрлек акча калырга тиеш”, ди депутат Хафиз Миргалимов.

Төзәтмәләр кабул ителмәгән очракта, коммунистлар фракциясе, бюджет өлгесе өчен тавыш бирмәячәкбез, ди.
Хафиз Миргалимов

“Безнең исбатланган, акчаны алу юллары күрсәтелгән төзәтмәләребез үтми икән, ни эшләп әле без бу буржуаз бюджетка тавыш бирик?” дип белдерә Хафиз Миргалимов.

Аның әйтүенә караганда, гадәттә коммунистларның берничә төзәтмәсе үтә. Бу юлы ничек булыр, әлегә белеп булмый.

Коммунистлар парламентта бердәнбер оппозициядәге фирка булса да, башка тарафлар да казна акчасын бүлү тәртибенә карата тәнкыйтен белдергән иде. Мәсәлән, фән, мәгариф, милли мәсьәләләр комитеты башлыгы Разил Вәлиев милли мәдәнияткә мөнәсәбәтне үзгәртү кирәклеге турында чыгыш ясады.

Якын көннәрдә коммунистлар һәм башка фиркаләрдә торучы депутатлар әзерләгән төзәтмәләр парламент комитетларында каралырга тиеш. Аннан соң алар парламент утырышына чыгарыла.
XS
SM
MD
LG