Accessibility links

Кайнар хәбәр

“Демократик сайлау” хәрәкәте Владимир Миловны Русия президентына намзәт итмәкче


“Демократик сайлау” хәрәкәте үз җитәкчесе Владимир Миловны Русия президенты сайлавына оппозициянең уртак намзәте буларак тәкъдим итә.

Миловны нәмзәт буларак тәкъдим итүне бүген хәрәкәт корылтаенда катнашучы вәкилләр хуплап тавыш бирде.

“Демократик сайлау” хәрәкәте президент һәм парламент сайлауларында катнашу өчен фирка оештырырга җыенучы “Башбаштаклыксыз һәм коррупциясез Русия өчен” коалициясенә кергән дүрт оппозицион хәрәкәтнең берсе.

Бу коалицияне төзү килешүен сентябрь аенда Михаил Касьянов, Борис Немцов, Владимир Рыжков һәм Владимир Милов имзалады.

Милов җитәкләгән хәрәкәт ноябрь башында Русия юстиция министрлыгында теркәлде.
XS
SM
MD
LG