Польшада җәмәгатьчелек урыннарында тәмәке тартуны тыю турындагы канун гамәлгә керде. Транспорт тукталышлары, кафе һәм барлар, эш урыннары һәм халык җыелган башка урыннарда тәмәке тарту тыела.
Ресторан һәм бар хуҗалары кунаклары өчен урамда аерым тәмәке тарту урыны оештырырга тиеш булачак. Рөхсәт ителмәгән урында тәмәке тарту өчен 170 доллар чамасы җәза билгеләнгән.
Польшада һәр өченче ир кеше һәм биш хатын-кызның берсе тәмәке тарта, дип санала.