Accessibility links

Кайнар хәбәр

“Диләфрүз” журналының яңа саны чыкты


“Диләфрүз+” журналының икенче саны тышлыгы
“Диләфрүз+” журналының икенче саны тышлыгы

Уфада узган айда гына чыга башлаган “Диләфрүз+” исемле яңа журналның икенче саны дөнья күрде. Бу сан да, беренчесе кебек үк, кызыклы язмаларга бай.

“Диләфрүз+” журналы бу юлы үз укучыларына “Гади хатын-кызның олы язмышы” исемле рубрикадан беренче язманы урнаштырган. Язмыш сынаулары алдында баш имәгән көчле рухлы татар кызы Тәския Хәлиуллина белән әңгәмә бу тормышта югалып калмаска кирәклеген раслый, өлешеңә нинди генә авыр сынаулар төшсә дә, алга барырга, көрәшергә тиешсең, дигән нәтиҗәгә китерә.

Бу санда танылган җырчы, Татарстанның халык, Башкортстанның атказанган артисты Айдар Галимовның әнисе Бибинур апа белән әзерләнгән әңгәмә дә бик кызыклы.

“Иң зур байлык – гаилә бәхете”, ди Бибинур Галим кызы Галимова. Үз гаиләләренең бәхетле тормышы, уллары Айдарның иҗатка ничек килүе хакында уй-фикерләре белән уртаклаша Бибинур апа.

“Диләфрүз+” журналының әлеге санында шулай ук “Дин вә иман”, “Нәфислек серләре”, “Йолдызда кунакта”, “Мәхәббәт тарихы”, “Сәяхәт”, “Сәламәтлек” рубрикаларында да, рәхәтләнеп укырлык һәм гыйбрәт алырлык язмалар байтак урын алган.

“Диләфрүз+” журналын киләсе елда алдыру өчен почта аша яздырырга да мөмкин. Ул почта каталогына кертелгән һәм аңа язылу оештырылган.

Яңа басманың үзенчәлеге шунда – ул татар хатын-кызлары өчен тәгаенләнгән хосусый журнал. Аның оештыручысы - Уфада яшәүче филолог, журналист Галия Сәфәрҗанова.

Галия ханым Бишбүләк районы Дүсән авылы кызы. Бөре дәүләт педагогия институтының филология факультетын тәмамлаган. Русиянең төрле төбәкләрендә тормыш тәҗрибәсе туплагач, кире Башкортстанга әйләнеп кайтты һәм соңгы елларда журналистикада, Уфадагы гәзитләрдә эшләде. Ә татар телендә хатын-кызларга журнал чыгара башлау ниятен ул күптән йөрткән.

Басманың мөхәррире итеп билгеле журналист һәм драматург Дилә Мөхәррәмова билгеләнде. Дилә туташ әйтүенчә, яңа журналның беренче санын укучылар яратып кабул иткән.

“Алдагы саннарны да укымлы итеп, кызыклы язмаларны тагын да ишәйтеп чыгарачакбыз”, - ди мөхәррир.
XS
SM
MD
LG