Accessibility links

Кайнар хәбәр

Хәмитов укытучыларның абруен үзе күтәрмәкче


Рөстәм Хәмитов: "Үзегезнең бөеклек турындагы мифлардан котылырга вакыт."
Рөстәм Хәмитов: "Үзегезнең бөеклек турындагы мифлардан котылырга вакыт."

Башкортстан президенты Рөстәм Хәмитов укытучыларның абруен күтәрү өчен университетларда лекцияләр укыячагын белдерде.

Башкортстан хөкүмәтенең мәгариф үсешенә багышланган киңәшмәсе узды. Анда президент Рөстәм Хәмитов федераль югары уку йортлары булмауга борчылу белдерде:

“Башкортстандагы бер генә югары уку йорты һәм фәнни-тикшеренү институты да федераль статуска ия түгел. Үзегезнең бөеклек турындагы мифлардан котылырга вакыт. Илдәге 7 федераль һәм 29 фәнни-тикшеренү институтлары арасына безнең бер уку йорты да кермәгән”, диде ул югары уку йортлары ректорларына мөрәҗәгать итеп.

Президент сәләтле яшьләрнең читкә китүенә дә борчылу белдерде:

”Бүген яшьләр бик мобил. Башка шәһәргә яки илгә укырга чыгып китү проблема түгел. Моңа, аеруча, бердәм дәүләт имтиханнары булышлык итә. Иң сәләтле яшьләр кая китә? Әлбәттә, Мәскәү, Санкт-Петербург, Казан, Екатеринбург кебек фәнни-мәгариф үзәкләренә. Укып беткәч, шунда ук эш тә табачаклар. 1990нчы еллардагы демография хәлләрен искә алганда, безгә кадрлар кытлыгы яный”.

Президент якын араларда республиканың югары уку йортларында лекцияләр укырга җыенуын да ирештерде. Ул шулай итеп укытучы һөнәренең абруен күтәрмәкче. Рөстәм Хәмитов гыйльми дәрәҗәләре булган башка хөкүмәт әгъзаларына да үзенә иярергә чакырды.
XS
SM
MD
LG