Accessibility links

Кайнар хәбәр

Германия фонды “Молодая гвардия” белән хезмәттәшлеген туктата


“Коммерсант” басмасы журналисты Олег Кашинга булган һөҗүмнән соң Германиянең Аденауэр фонды Бердәм Русия фиркасенең яшьләр канаты саналган “Молодая гвардия” хәрәкәте белән хезмәттәшлеген туктатуын белдерде.

Бу хакта Азатлык хәбәрчесенә фондның Мәскәү бүлеге җитәкчесе Ларс Петер Шмидт хәбәр иткән.

Узган ел Германиядә булган сайлау алдыннан “Молодая гвардия” вәкилләре христиан-демократлар вәкиле Манфред Грундка Тюрингия бүлгәсендә кампания алып барырга һәм парламентка үтәргә ярдәм иткән, дип яза Германиянең “Шпигель” басмасы.

Фондның ике вәкиле Аденауэр фонды хисабына “демократиягә өйрәнергә” дип Германиягә барып кайткан.

Фонд Русия төбәкләрендә яшьләр парламентлары оештырырга ярдәм итә иде.

Азатлыкның рус редакциясенә биргән әңгәмәдә Ларс Петер Шмидт “Молодая гвардия” белән карашларның аерылуын, Олег Кашинга һөҗүм тикшерелгәнче алар белән хезмәттәшлекне туктатып торачакларын белдерде.

“Молодая гвардия” һөҗүмнән соң аңа катнашы булмаганы турында рәсми белдерү ясаса да интернетта журналистны эзәрлекләгән мәкаләләр дөнья күрде, Олег Кашинны “хыянәтче” дип аталды. Мәкаләләр авторы Владислав Калашник югарырак вазыйфага күчерелеп оешманың рәсми басмасы мөхарриренең беренче урынбасары итеп билгеләнде.
XS
SM
MD
LG