Accessibility links

Кайнар хәбәр

Австрия мәхкәмәсе Исраилов үлеме турында президент Кадыйровтан сорау алмакчы


Австрия мәхкәмәсе Венада атып үтерелгән Умар Исраилов эшен тикшерү барышында видео аша Чечня президенты Рамзан Кадыйровтан сорау алырга теләк белдерде.

Кадыйровның шәхси иминлек хезмәтендә эшләп соңыннан Австриядә сәяси сыену сораган Умар Исраилов 2009 елның гыйнварында атып үтерелде. Башта аны урларга кушылган булган, дип фаразлана.

Бу көннәрдә җинаятькә катнашы булуда шикләнелгән өч кеше хөкем ителә. Һөҗүм итүче әле табылмаган.

Австрия полициясе Исраиловны урларга дигән фәрманны Кадыйров үзе биргән, дип шикләнә. Әмма гаепләү белдерер өчен җитәрлек дәлилләр юк.
XS
SM
MD
LG