Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кытай шахтасыннан 29 шахтер коткарылды


Кытайның көньяк-көнбатышында су баскан шахтадан якшәмбе ябылып калган 29 шахтерның барысы да коткарылды.

Каза Сычуань виләятендә булды. 13 шахтер үзләре чыгып котыла алды. Калганнары шахтада калган иде.

Бүген коткарылган шахтерларның күпчелеге хастаханәгә салынды.

Кытай шахталары дөньяда иң куркынычлы шахталардан санала.

Былтыр гына да анда 2600-ләп шахтер һәлак булды.
XS
SM
MD
LG