Accessibility links

Кыргызстанда 17 кеше гомерлек төрмәгә хөкем ителде


Кыргызстанның Сузак район мәхкамәсе илнең көньягындагы милләтара бәрелешләрдә күпләп үтерүләргә катнашуда гаепләнгән 17 кешене гомерлек төрмә җәзасына хөкем итте.

Тагын ике кеше 25 елга төрмәгә ябыла. Бу турыда Кыргызстан югары мәхкамәсе вәкиле белдерде.

Июнь аенда Ош һәм Җәләл-Абад өлкәләрендә кыргызлар белән анда яшәүче үзбәкләр арасындагы бәрелешләрдә, рәсми саннарга караганда, 400-дән артык кеше һәлак булган.
XS
SM
MD
LG