Accessibility links

Кайнар хәбәр

КФУның Чаллы бүлеге татар журналистларын әзерләүне тернәкләндерергә ниятли


Анатолий Макаров
Анатолий Макаров

Уку йорты Татарстанда милли белгечләр (татар журналистлары) түләүсез әзерләнергә тиеш дигән карашта тора.

Казан федераль (Идел буе) университетның Чаллы бүлеге мөдире Анатолий Макаров үзләрендә милли журналистиканы тернәкләндереп җибәрү өчен эш башлаган. Ни кызганыч, 2010 елга аларга татар журналистикасы бүлегенә керергә теләүчеләр ике генә кеше булганга, аерым төркем булдыра алмаганнар.

Макаров фикеренчә, Татарстанга гына түгел, ә башка татарлар яшәгән төбәкләргә дә алга таба татарча яхшы белгән журналистлар кирәк булачак. Киләчәккә бүгенге көн төшенкелеге белән һич кенә дә карарга ярамый, ди ул.

“Чаллының карамагында Чулман аръягы төбәге тора. Ул – зур регион. Чаллының үзендә 500 мең кеше булса, Түбән Кама һәм Әлмәтләрне дә кертеп 1 миллион 500 меңгә җитә. Бу якта яшәүчеләр белән безнең элемтәбез нык. Башкортстаннан, Удмуртиядән дә килеп укучылар бар”, ди Макаров.

Махсус белем киләчәк таләбе

Казан федераль университетның социология һәм журналистика факультеты җитәкчесе Васил Гарифуллин Чаллыдагы татар журналистикасы бүлеген көндәшләре итеп күрми. Бер уйлаганда зирәгрәк яшь егет һәм кызның үзендә укуын кем теләмәс.

“Бүген Татарстанда журналистларның 75%ы махсус белемле түгел. Киләчәк журналистикасы электрон технологияләр белән бәйле. Барыбер махсус белемсез булмый ул”, ди Гарифуллин.

Аның сүзләренчә, бүген татар матбугаты кимүгә түгел, ә артуга таба бара. Ел саен берничә татар телендә басма теркәлә. Әмма сыйфатына килгән вакытта монда җитди уйланырлык әйберләр бар әле, ди Гарифуллин.

Чаллыда татар журналистикасы моңа кадәр түләүле булды. Түләп укуга өстәп тагын Бердәм дәүләт имтиханнары (БДИ) кертелү дә үзенең тискәре йогынтысын ясаган. Кайсы гына ата-ана булмасын баласын бюджетка урнаштырырга тели. Ә журналист һөнәренә керү өчен БДИ нәтиҗәләреннән тыш тагын имтихан да бирү кирәк.

“Безгә күбрәк авыл баласы килә. Шәһәрдә яшәсә дә гади халыкта социаль яклауга ихтыяҗ зур. Түләп укырга каян акча алсын?! Ул башка белгечлеккә булса да баласын бюджетка тыгарга тырыша”, ди Гарифуллин.

КФУның Чаллы бүлеге җитәкчелеге теләген Татарстан хөкүмәт башлыгы урынбасары, мәдәният министры Зилә Вәлиева да хуплаган. Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов исеменә рәсми хат та язылган. Дәүләт шурасы депутатлары арасында да бу төркемнең зарурлыгын аңлаучылар бар.

Федераль уку йорты кануннары мондый үзгә төркемне республика хөкүмәтеннән финанслау мөмкинлеге бирә икән. Татарстан хөкүмәте хупласа, Чаллыда түләүсез татар журналистикасы ачылырга да мөмкин.

Журналист булырга теләүчеләр җыелган инде

Күптән түгел генә КФУның Чаллы бүлеге “Яшь журналист” мәктәбе булдыру өчен грант та откан.

“Чаллыдан һәм күрше шәһәрләрдән 5нче сыйныфтан алып 10нчыга кадәр укучыларны җыйдык. Аларның холыкларында тумыштан килгән журналистлыкка омтылу бар. Алар активлар һәм ачык күңеллеләр”, ди Макаров.

Чаллы бүлеге үзендә студентлар телевидениесе дә оештырып җибәргән. Планнары зурдан. Аның киләчәген шәһәр телевидениесе итеп тә күрәләр.

“Мин үзебезнең татар журналистикасы белән горурланам. Үзебезнең театрыбыз бар. Алар үзләре сценарийлар яза. Узган ел Казанга барып беренче урын алып кайттылар. Күрше авылларга барып спектакльләрен дә куялар. Татар фольклор төркемнәребез бар. Шулай ук Шаяннар һәм тапкырлар мәктәбе дә (КВН) – горурлыгыбыз”, ди Макаров.

КФУның Чаллы бүлеген ул Чулман аръягында белем бирү урыны гына түгел, ә үзенчәлекле мәгърифәт үзәге буларак та күрә.

Чаллыда татар журналистикасы бүлеге 2000 елда ачыла. Бүгенгә кадәр 41 белгеч әзерләнгән. Түләүле булганга һәм БДИ кертелгәнгә ике ел рәттән инде аерым төркем туплый алмаганнар.3нче курстан 5нче курска кадәр әлегә барлыгы 19 студент белем ала.

Хөкүмәт акча бирә калган очракта, КФУның Чаллы филиалында татар журналистикасы бүлегенең бюджеты 5 елга 2 миллион 300 мең сум тирәсе булачак.
XS
SM
MD
LG