Accessibility links

Кайнар хәбәр

Бишкәктә шартлаудан соң мәхкәмә эше билгесез вакытка кичектерелде


Кыргызстанда апрель аенда булган тәртипсезлекләр вакытында көч куллануны тикшергән мәхкәмә утырышы бүгенге шартлаудан соң билгесез вакытка кичектерелде.

Шартлау Бишкәк вакыты белән иртәнге 8.50дә булды. Мәхкәмә утырышы 10да башланырга тиеш иде.

Шартлаткыч Спорт сараеның мәхкәмә алдына басучылар, аларның туганнары һәм адвокатлары өчен керешендә куелган булган. Шартлау нәтиҗәсендә бинаның төньяк канатының тәрәзәләре ватылган.

Югары мәхкәмәнең матбугат вәкиле Бактыбәк Рысалиев сүзләренә каранганда, мәхкәмә утырышы кичектерелә. Аның башка бинага күчерелүе ихтимал.

Сәламәтлек саклау министрлыгы сүзләренә караганда, өч кеше яраланган.
XS
SM
MD
LG