Accessibility links

Кайнар хәбәр

2010 елда дөньяда табигать казаларында 260 мең кеше үлгән


Швейцариянең Swiss Re иминият оешмасы мәгълүматларына караганда, быел төрле казалардан килгән финанс зыян 222 миллиард доллар булган. Бу узган елгы саннар белән чагыштырганда өч мәртәбә күбрәк.

Быел төрле казаларда 260 меңләп кеше һәлак булган. Аларның күбесе – 220 меңләп кеше Һаитида җир тетрәүдә үлде.

Башка зур табигать афәтләренә килгәндә, оешма Русиядә эсселектән 15 меңләп кешенең үлүен, шулай ук Кытай һәм Пакстанда 6200 кешенең су басуларда һәлак булуын атады.
XS
SM
MD
LG