АКШ дәүләт секретаре Һиллари Клинтон Үзәк Азия илләре һәм Фарсы култыгы дәүләтләре буйлап сәфәргә чыкты. Аның беренче тукталышы Казакъстан булачак. Анда Клинтон Европада Иминлек һәм Хезмәттәшлек Оешмасы саммитында АКШ вәкилчелеге җитәкчесе буларак катнашачак. Җыен чәршәмбе башлана.
Шулай ук АКШ дәүләт секретаре президент Нурсолтан Назарбаев, тышкы эшләр министры Канат Суадабаев белән очрашачак.
Соңыннан Клинтон Кыргызстан, Үзбәкстан һәм Фарсы култыгындагы Баһрәйн дәүләтенә юл тотачак.