Пәнҗешәмбе Цюрихта FIFA халыкара футбол федерациясе 2018 һәм 2022 елда дөнья футбол беренчелеге үтәчәк илләрне сайлаячак.
Намзәтләр арасында Русия дә бар. Русия сайлана калса уеннар илнең берничә шәһәрендә, шул санда Казанда үтәргә мөмкин.
Әмма премьер-министр Владимир Путин FIFA идарәсенә “басым ясамас өчен” сайлау чарасына бармаячагын белдерде.
Путинның Цюрихка бармавы Русиянең җиңү ихтималын киметә, дип фаразлана.
2014 елда Олимпия уеннарын Сочида оештыру хокукының Русиягә бирелүенә Путинның килүе мөһим роль уйнады, дип саный белгечләр.
Соңгы арада FIFA идарәсендәге ришвәтчелек турында мәгълүматлар чыкты. Путин бу хәбәрләрне тавыш бирү алдыннан “әхлаксыз көндәшлек” дип атады.
Путин фикеренчә, дөнья футбол беренчелегенең Көнчыгыш Европада әле үтмәве сәбәпле Русиянең бу уеннарны үткәрү иле дип сайлану ихтималы зур.
“Русиянең моңа теләге, мөмкинлеге, шулай ук финанс хәле дә бар”, диде Путин.
Цюрихка Русиядән 30 кешелек вәкилчелек бара. Алар арасында Татарстан һәм Мордовия президентлары, Түбән Новгород губернаторы, Русия хөкүмәтенең беренче вице-премьеры Игорь Шувалов, эшкуар Роман Абрамович, футболчы Андрей Аршавин, җырчы Анна Нетребко һәм дирижер Валерий Гергиев бар.
Тавыш бирү Казан вакыты белән кичке алтыда була.