АКШ дипломатларының WikiLeaks сәхифәсе аша дөньяга чыккан яшерен мәгълүматларына караганда, Русия Көньяк Осетия һәм Абхазия бәйсезлеге өчен көрәшүчеләрне корал белән тәэмин иткән һәм 2008 ел сугышы вакытында Грузиягә каршы “башка төрле чаралар” күргән.
2007 елның агустында АКШ илчесе, Русия күзләү хезмәтләренең АКШ яклы Грузия президенты Михаил Саакашвилига каршы мәгълүмат сугышы алып бара башлый, Кремльнең максаты – Грузияне Евроатлантик карашларыннан арындырып аны Русия ягына бору, дип язган.
Британиянең Guardian басмасы язуынча, бу мәгълүматлар яңадан 2008 сугышын кем башлаган дигән сорауны көнтәртибенә куя ала.