Accessibility links

Кайнар хәбәр

ФИФА карары Казанның кыяфәтен үзгәртәчәк


Казанда төзеләчәк 45 мең кеше сыйдырышлы стадион проекты
Казанда төзеләчәк 45 мең кеше сыйдырышлы стадион проекты

Татарстан җитәкчелеге вәкилләре 2018 елгы Футбол чемпионатын үткәрергә әзерлеге турында белдереп килә. Хәзер проектлар төзү, акча эзләү өлеше башлана.


Татарстан президенты да, шәһәр башлыгы да Казанның 2018 елгы Футбол чемпионатын үткәрүгә әзер булуы турында белдерде. ФИФА вәкилләрен ышандырыр өчен Казан да шактый тырышты.

Русия төркеме Цюрихта җиңүгә куана
"Русский Newsweek" журналы язганча, Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов ФИФА комиссиясенең Татарстанга берничә сәгатькә генә килүенә бик борчылган икән. Татарларның зурдан кубып кабул итүе инспекция килгән саен була икән. Кире Мәскәүгә әйләнеп кайткач, Русия премьеры Владимир Путин ФИФА вәкилләреннән, Казандагы кабул итү чамадан тыш булмадымы, дип кызыксынган икән. Алар "юк, барысы да бик яхшы үтте" дип җавап биргән.

Кунакларны кабул итү програмы бик купшы итеп оештырылган иде. Август аенда ФИФА комиссиясе килгәндә, алар өчен меңнәрчә кеше катнашында тамашалар оештырдылар. Аларның килүенә туры китереп, тагын ике стадионның ачу тантанасын үткәрделәр. ФИФА төркемен президент кабул итте. Казанда аларга презентацияләр әзерләделәр, комиссия вәкилләрен югары дәрәҗәдә кунак иттеләр.

Бу килгәндә аларга 2013 елгы Универсиада өчен төзеләчәк һәм дөнья беренчелегендә кулланырга лаеклы 45 мең сыйдырышлы стадионның әлегә нигезен һәм компьютердагы проектын гына күрсәтә алдылар.

Ул ФИФАның бөтен таләпләренә туры китерерлек итеп корылычак, дип ышандырдылар.

Шулай ук шәһәр җитәкчелеге стадион янында яңа метро, тиз йөрешле трамвай булачак дип вәгъдәләр бирде. Проектны Казанда тәкъдим иткәндә, транспорт белән бернинди кыенлыклар булмас, дип әйттеләр.

Элегрәк, Универсиада өчен җаваплы студентлар спорты федерациясе (FISU) җитәкчесе килгәндә ук, транспорт ягына игътибарны юнәлткән иде. Спорт корылмаларына 20 минутта барып җитү FISUның катгый таләбе иде.

Спортчылар һәм тамашачылар да хәзерге кебек "Миллениум" күперендә берәр сәгать утырса, бөтен дөнья алдында оят булачак.

Ул вакытта Татарстан хакимияте, юлларда бернинди кыенлыклар булмас, дип ышандырырга тырышты. Мәгълүмат чараларына ике катлы юллар, метро төзелеше планнарын күрсәттеләр. Футбол федерациясе вәкилләренә хәтта 45 мең кеше сыйдырышлы стадион янында метроның яңа юлы үтәчәк дип вәгъдәләр бирделәр. Әлегә кадәр башланганын төзеп бетерү турында гына сүз барса да.

Транспорт мәсьәләсе инде 2013 елгы универсиадага хәл ителергә тиеш. Хәзерге вакытта Казан юлларында төзелешләр бара, ярты шәһәр казылган, машина йөртүчеләр зарлана. Метро төзелеше әкренлек белән булса да бара, казый башлаган станцияләргә акча җиткерү зур проблемга әйләнгән иде. Метро төзүчеләр республика бюджетыннан өстәмә акчалар сорап йөрде. Яңа төзеләчәк стадион ягына яңа юл төзи башлау турында әлегә сүз юк.

Дөньяның игътибарын җәлеп иткән футбол бәйрәме уңаеннан Казан һава аланын төзекләндерү мәсьәләсе дә килеп баса. Заманында Казанга һава юллары белән килгән кунакларны өр-яңа, заманча терминаллар каршы алачак, һава аланын шәһәр белән тимер юл, транспорт челтәре тоташтырачак, дип әйтелде. Соңгы вакытта аэропортны төзекләндерү турында ишетелгән юк, аны шәһәр белән тоташтыручы поезд, автобуслар турында да әйтүчеләр юк.

Шулай ук Татарстан башкаласында заманча, кыйммәтле һәм арзанлы кунакханәләр мәсьәләсе дә кискен тора. Һәм бу мәсьәлә Чемпионат үтәсе 2018 елда түгел, 2013 елгы Универсиадада үзен сиздерәчәк. Бүгенге көндә Казанга килгән туристлар арзанлы кунакханәләрнең булмавына зарлана.

Татарстан хакимияте бөтен проблемнарны 2013 елгы Универсиадага чишәргә вәгъдә итә. 2018 елга кайбер якларын гына төзәтергә калачак, ди алар.
XS
SM
MD
LG