Accessibility links

Башкортстан иминлек шурасында яңа җитәкче


Марат Мәһәдиев
Марат Мәһәдиев

Башкортстан президенты хакимиятендә янә бер җитәкче алмашынды. Җәмәгать иминлеге шурасы җитәкчесе Александр Шабрин вазыйфасыннан алынды.

Александр Шабрин Башкортстан президенты хакимиятенең җәмәгать иминлеге ведомствоара шурасы сәркатибе иде. Хәзер бу урынга Марат Мәһәдиев тәгаенләнде.

Марат Мәһәдиев исә моңа кадәр соңгы елларда республика Гадәттән тыш хәлләр министрлыгын җитәкләгән иде.

Марат Мәһәдиевның тагын да югарырак вазыйфа биләячәген күптән инде фаразлыйлар иде. Чөнки президент Рөстәм Хәмитов туксанынчы елларда Уфада эшләгәндә үк, якын дуслар булганнар, бер үк министрлыкта эшләгәннәр. Ә Рөстәм Хәмитов Мәскәүгә эшкә алынгач, Марат Мәһәдиев аның урынына министр итеп тәгаенләнгән иде.

Александр Шабринның да эшеннән алыначагы алдан фаразланды. Чөнки мәгълүмат чараларында аның төрле җинаятьләрдә шикләнелгән Уфадагы бер ресторан хуҗасы, эшкуар Андрей Матвеевны үз фатирында яшереп тотуы хакында хәбәрләр булган иде.
XS
SM
MD
LG