Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русиялеләр өчен җитәкченең милләте мөһим


Русиядә уздырган сораштыру күрсәткәнчә, халыкның күпчелеге үз җитәкчесе итеп аның белән бер милләттәге кешене күрергә тели.

Ноябрь азагында Русиядә сораштырылган халыкның 76% җитәкчесе итеп ватандашын күрәсен килә. Ә 58% кешегә аның башлыгы нәкъ үзе белән берүк милләттән булуы да мөһим икән. Әлеге Бөтенрусия җәмәгатьчелек фикерен өйрәнү үзәге уздырган сораштыру Татарстан белгечләрен бераз аптырашта да калдырды. Казандагы социолог Лилия Низамова шуларның берсе.

“Бу күрсәткечнең шул дәрәҗәдә югары булуы бик үзенчәлекле әле. Моның хакында уйлап карарга кирәк”, диде ул.

Белгечнең аптыравы урынлы да кебек. Чөнки Татарстанда җитәкченең милләтенә игътибар ул кадәр үк зур түгел. Бары урыс милләтчеләре генә республика хөкүмәтенең күпчелеген татар милләтеннән булган кешеләр били дип зарланырга ярата. Ә менә берәр татар Русиядә җитәкче булырга теләсә, димәк хезмәткәрләр тарафыннан аңа кырын карашны көт тә тор икән. Димәк толерантлык берьяклы гына булып чыга.

Низамова сүзләренчә, алар әле якын арада гына республикада бу өлкәгә кагылышлы сораштыру уздырмаган. Әмма элеккеләреннән күренгәнчә, Татарстанда җитәкченең нинди милләттән булуы ул кадәр үк мөһим түгел.

“Тикшерүләр, нигездә, аларның дуслары, җитәкчеләре башка милләттән булуга әлләни әһәмият бирмәвен күрсәтә иде. Бары тик шәхси мәсьәләгә, мисал өчен “сезнең хәләл җефетегезнең милләте мөһимме?” дигәндә генә кешеләр инде уйлана башлый һәм чыннан да үз милләтенә өстенлек бирүен күрсәтә иде. Бигрәк тә милли азчылыкка караганда”, ди ул.

Аллаһыга ышанучы җитәкче

Шулай ук сораштыру күрсәткәнчә, русиялеләрнең 30% аларның җитәкчесенең Аллаһыга ышана торган кеше булуын тели. Димәк монда инде халык православ диненә дә өстенлек бирә булып чыга. Ләкин ике төп милләт яшәгән Татарстанда мөселманнар (аеруча да кызлар) күбрәк аңлау табарга өметләнеп эш эзләп татар җитәкчеләренә барса да, әлләни уңай карашны сизми.

Татарстан мөслимләләр берлеге рәисе Наилә Җиһаншина әлеге проблемадан чыгу өчен төрле юллар эзләнүен, әмма әлегә аның уңай хәл ителмәвен ассызыклый.

“Йөк шул ук урында тора дисәм дә ялгышмам. Чөнки элек яулыклы кызларны ничек эшкә алмаган булсалар бүген дә әлеге хәл саклана. Хәтта дәүләт оешмаларында эшләгән яулыклы кызларның әти-әниләре дә балаларын анда урнаштыра алмый. Шуңа сез берәр ничек җәмгыятьнең фикеренә йогынты ясый алмыйсызмы дип мөрәҗәгать итәләр”, ди ул.

Җиһаншина сүзләренчә, алар әлеге кызларны эшкә алу өчен мөселман җитәкчеләренә мөрәҗәгать итә. Шул нисбәттән эшкә урнаштыру бүлеген оештырганнар.

Хәтта татарлар арасында яулыклы кызларны эшкә алырга теләмәгән җитәкчеләр күбрәк тә икән.

“Урыслардан андый карашны бик күргән юк. Алар, күрәсең, толерантлыкны сакларга тырыша. Әмма татарлар иң беренче каршы чыгучылар. Моны берничек тә аңлап булмый”, ди Җиһаншина.
XS
SM
MD
LG