Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәскәүдә кыйналган хокук яклаучының хәле начарайган


Мәскәүдә сишәмбе кыйналган хокук яклаучы Бахром Хамроевның хәле начарайган.

“Мемориал” хокук яклау үзәге башлыгы Олег Орлов Хамроев һөҗүм турында сөйләү өчен милициягә бара алмый диде.

Һөҗүмнән соң хастаханәгә китерелгән Хамроевның мие селкенгәнлеге ачыкланган, әмма ул хастаханәдә калудан баш тарткан.

Amnesty International халыкара хокук яклау оешмасының Русия бүлеге башлыгы Сергей Никитин бу Русиядә хокук яклаучыларга һәм журналистларга күпсанлы һөҗүмнәрнең чираттагысы булды диде.
XS
SM
MD
LG