Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия һәм Белорус премьерларының очрашуы уңышсыз тәмамланды


Русия һәм Белорус премьер-министрлары Владимир Путин белән Сергей Сидорский уртак икътисадый киңлек булдыру эше кысаларында икеяклы мәсьәләләр турында килешә алмады.

Русия премьер-министрының матбугат вәкиле Дмитрий Песков Мәскәү янындагы Ново-Огаревода җитәкчеләрнең очрашуы уңышсыз тәмамланды, сөйләшүләр дәвам итәчәк дип белдерде.

Белорус белән Русия нефть һәм нефть таварларын экспортлау түләүләре килешүе турында сөйләшүләр үткәрә.
XS
SM
MD
LG