Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сергей Масленниковка хөкем карары чыгарылды


“Уфагуб” бәйсез интернет сәхифәсендә экстремист эчтәлекле комментарлар калдыруда гаепләнгән Сергей Масленниковка мәхкәмә карары чыгарылды. Аңа бер елга ирегеннән мәхрүм итү җәзасы каралды.

Әмма, шундый карар чыгарылса да, Сергей Масленниковка төрмә җәзасы янамый. Ни өчен дигәндә, аңа шушы хөкем карарын үтәтү өчен вакыт үткән дип исәпләнә.

Уфада яшәүче эшче Сергей Масленников 2008 елда “Уфагуб” интернет сәхифәсенә кереп, экстремист эчтәлекле комментарлар калдыруда гаепләнгән иде. Аерым алганда, аның башкортларны, милләт буларак, мыскыллавы хакында әйтелде.

Сергей Масленников исә үз гаебен танымады һәм мәхкәмә карарын чыгарганда, соңгы сүз алгач та, үзенең гаепсез булуын әйтте. Хәзер ул үзенең адвокаты белән мәхкәмә карарына ризасызлыгын белдереп, шикаять итәчәген белдерә һәм мәхкәмәнең үзен аклаячагына шикләнми.

Шул ук вакытта “Уфагуб” сәхифәсе белән хезмәттәшлектә гаепләнүче галимнәргә карата да мәхкәмә утырышлары дәвам итә.

Танылган татар галиме этносәясәт белгече Илдар Габдрафыйковка кагылышлы мәхкәмә атнакич үткән иде. Илдар әфәнде киләсе мәхкәмә утырышының 28 декабрьгә билгеләнүен әйтте.
XS
SM
MD
LG