Accessibility links

Кайнар хәбәр

Иранга каршы яңа санкцияләр кертелергә мөмкин


Иран хакимияте узган ай Тәһранда булган шартлауда һәлак булган атом белгече Мәҗид Шәһриярның үлеменең БМО тарафыннан рәсми танылуын таләп итә.

Башка бер атом галиме Фирудун Аббаси исә бүтән бер һөҗүмдә үтерелгән иде.

Иранның БМОдагы вәкиле Мөхәмәт Хазаи бу террор һөҗүмнәренең илнең тыныч максаттагы атом программын туктату омтылышында оештырылуын алга сөрә.

Иран фаразлавынча бу һөҗүмнәр артында Израил һәм Көнбатыш илләре тора.

Ак йорт киңәшчесе Һерри Сеймор исә ясаган чыгышында, Иранның атом коралы җитештерүе турында шик белдергән Вашингтон һәм аңа беректәш илләрнең якын арада Тәһранга каршы яңа санкцияләр кертә алачагы турында кисәтте.
XS
SM
MD
LG