Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстан прокурорына каршы пикет үтте


10 декабрь көнне Уфада Башкортстан прокуратурасы каршында каршылык чарасы узды.

Пикетчылар Башкортстан прокуроры Сергей Хуртинны вазыйфасыннан алуны таләп итте, наркотиклар әйләнешен контрольдә тоту идарәсенең эшчәнлегендә канун бозулар булуына каршы дәгъва белдерделәр, тузган торак программасы нәтиҗәле эшләмәүгә һәм коммуналь проблемалар уңаеннан ризасызлык ирештерделәр.

Куллардагы шигарләр төрле йөзле иде. “Башкортстанда сүз иреге юк!”, “Республика прокуроры канун бозучыларның яклаучысы”, “Торак хуҗалыгындагы коррупцияне туктатуны таләп итәбез!”, “Тузган торакта яшәүчеләргә – аерым фатирлар!” һәм башка шундый эчтәлекле шигарләрне күрергә була иде.

Чара ахырында шушы ук таләпләр кергән Резолюция кабул ителде.
XS
SM
MD
LG