Accessibility links

Кайнар хәбәр

Польшада 40 ел элек таратылган урам җыеннары корбаннарын искә алалар


Польшада 40 ел элек коммунист хакимиятләре бәяләрнең артуына ризасызлык белдереп урамга чыккан кешеләргә каршы көч кулланды. Балтыйк диңгезе буендагы Гданьск, Гдынь, Эблонг, Щенцин һәм Слубск шәһәрләренә урам җыеннарын таратыр өчен 550 танк, 700 хәрби машина, 100 очкыч һәм боралак, 30 меңләп хәрби һәм милиционер җибәрелде.

Хөкүмәт көчләре белән бәрелешләр сигез көн дәвам итте, кимендә 44 кеше һәлак булды. Бер меңләп кеше яраланды.

Балтыйк буендагы көч куллану өчен җаваплылыкка беркем дә тартылмады. Бары тик Польша эшчеләр партиясе үзәк комитеты башлыгы Владислав Гомулка эшеннән алынды.
XS
SM
MD
LG