Accessibility links

Кайнар хәбәр

Һавана Сахаров бүләген алу өчен Фаринаска Страсбургка килергә рөхсәт бирмәде


Куба хөкүмәте диссидент Гилермо Фаринаска Европа парламентының Андрей Сахаров бүләген алу өчен Страсбургка килергә рөхсәт бирмәде.

Төрмәдә утырган Фаринас Кубадагы сәяси тоткыннарның аяныч хәленә каршылык белдереп ел башында озак вакытлы ачлык тотты. Күзәтүчеләр фикеренчә, Куба хөкүмәтенең католик чиркәве арадашлыгы белән 50дән артык сәяси тоткынны чыгаруга нәкъ шушы вакыйга сәбәпче булган.

Октябрьдә Европа парламенты Фаринаска Сахаров исемендәге бүләк тапшыру карарын чыгарды. Аның күләме – 50 мең евро.
XS
SM
MD
LG