Accessibility links

Кайнар хәбәр

Омскилар Айдар Галимов тамашасын яратты


Айдар Галимов сәхнәдә
Айдар Галимов сәхнәдә

Иҗатының 20 еллыгы уңаеннан Себер шәһәрләре буйлап сәяхәткә чыккан Айдар Галимов Омскида булып китте. Концерт тамашачы белән шыгрым тулы залда үтте.


Татарстанның халык, Башкортстанның атказанган артисты Айдар Галимовның концертында сәхнәдән яңа җырлар да, 20 ел дәвамында башкарылганнары да яңгырады. Халык артистның һәр чыгышын дәррәү кубып, көчле алкышлар белән каршылады.

Тамашачы зәвыклы сәхнә бизәлешен дә, үзенчәлекле биюләрне дә, сәхнә тутырып төрле музыка коралларында уйнаучы музыкантларны да яратып кабул итте.

Тамашачылар фикере

Айдар тамашачыларны сәламли
– Айдарның өч елга якын Омскида булганы юк иде, бик яратабыз, сагынып, көтеп алдык, концерты бербөтен булып, бер сулышта каралды, бик канәгатьбез;
– Концертның барышы әйбәт, аннан соң, ул бит һәркөн безгә килеп тормый, телевизордан карау ул бер күренеш, ә монда тере музыканы тыңлау, артистның үзен күрү әйбәт;
– Бик ошады концерт, бик зур шәхес Айдар Галимов, аның концертыннан соң аерылышкан гаиләләр кушылалар, андый хәлне үзем дә кичердем;

– Айдар Галимовны яратам, концертларына Казанда яшәгәндә дә йөри идем, Омскида да калдырмаска тырышам;
– Мин Наҗия Хәмзә кызы, 86 яшем тула, концерт яхшы булды, миңа татар телендә сөйләгәне дә бик ошады, аңлашыла барысы да.

Айдар Галимовның иҗатын яхшы белүче тамашачылар арасында Айдар Галимовның иҗатын, аның төркемен яхшы белүчеләр дә булды:

"20 ел буена, балачактан Айдар Галимовны тыңлаучы, яратучы дип үземне әйтә алам, күптән көткән идем аның концертын, бик ошады.
Айдар Галимов сәхнәдә
Тамашачылар да бик яратып, бик сокланып каршы алдылар, чын күңелдән кул чаптылар. Оркестрның яңа составы да бик ошады, анда гармун, синтезатор гына түгел, скрипкачы да, барабанчы да булды, оркестр тере музыка белән чыкты. Күптән таныш музыкантлар Фәрваз Килдегулов белән Фәнил Арслангулов булдылар, безнең яраткан гитарачы Рамил Агишев белән яңа гитарачыны да алып килгән. Традицион “бэк” вокал да булды. бөтенесе тере музыка, җырлары да.

Хәзерге вакытта татар эстрадасында, тере музыканы сәхнәгә кайтару хәрәкәтендә Айдар Галимов лидерлар арасында дип әйтергә була. XXI гасыр тере музыка вакыты, бөтен дөнья аңа кайта , татар музыкасы да сәхнәдә “тере” тавышлы булырга тиеш, гитарамы, скрипкамы, клавишалы уен коралымы, барабанмы ул, Айдар Галимов концертында боларның барысы да булды, шуңа күрә зур рәхмәт аңарга", дип белдерде бер яшь тамашачы.
Бер әңгәмәсендә Айдар Галимов, мин беркайчан да “текә” яисә гади булыйм әле дип кыланмадым, әлегә кадәр үзем булып кала алдым”, дип әйткән иде. Дөрестән дә, артист һәрвакыттагыча сәхнәдә үз-үзен тотышы, һәр әйткән сүзе белән тамашачыга булган игътибарын, хөрмәтен күрсәтте, сорауларга гади һәм аңлаешлы җаваплар бирде.

Мәсәлән, ария башкаруын сорап язган тамашачыга җырчының җавабы мондый булды: “Без опера алып килмәдек бит, вәгъдә иткәнебез дә юк, Казанда, Уфада опера театрлары бар, татарча опера бик ишетәсегез килсә, килегез, бәлки татарча өйрәнеп, матур итеп татарча сорау бирүдән башларга?”

"Берләшеп яшик"

Концерт тәмамланганнан соң, Айдар Галимов белән әңгәмә корырга мөмкинлек булды. Айдар Азатлыкка боларны сөйләде:

Айдар Галимов сәхнәдә
"Ерак араларны якын итеп килдек, милләттәшләрбез белән күзгә-күз карап күрешергә, үзебезнең җырларыбызны ишеттерергә, үзебезнең бар икәнебезне җиткерергә, 20 ел сәхнәдә булуыбызны белдерергә. Омскида да бит безнең җырларны белеп, тыңлап үскән тулы бер буын бар.

Залдан мин җылылык тойдым, көч алдым. Зал миннән нәрсә көткәндер, тамашачы канәгать булса, шуның белән мин бәхетле. Тамашачы бит төрле, ә програмыбыз үзенчәлекле, шуны халык аңласын иде. Тереләй оркестр җыю бүгенге көндә җиңел түгел, матди яктан да, состав та зурая, күп көч салырга кирәк, көн саен репетицияләр, чөнки тере оркестр репетициясез эшли алмый.
Татар мәдәнияте үсешенә керткән өлешкә килгәндә, аны кешеләр, журналистлар әйтергә тиештер. 20 ел эчендә күпме юллар үтелгән, күпме җырлар җырланган, күпме тамашачы каршына чыгылган, фикер әйтелгән.

Һәрбер әйткән фикерне бит инде тамашачы тыңлый, кабул итә, шуңардан ниндидер нәтиҗәләр ясый, әгәр дә файда китергәнбез икән, яшьләрне җәлеп иткәнбез, олы кешеләрнең күңеленә барып җиткәнбез икән, шул инде безнең нәтиҗә.

Эшләгән эшебез, иҗатыбыз 20 ел халыкка кирәк булган икән, без юкка гына эшләмәгәнбездер. Һаман да кешеләрнең күңеленә телебезне, моңыбызны, гореф-гадәтләребезне җиткереп яшәргә тырышабыз.

Тамашачыга, берләшеп, бер-беребезне күтәреп яшик дип мөрәҗәгать итәм."
XS
SM
MD
LG