Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татар проблемнары Төркиядә үткәрелгән җыенда яңгырады


Роза Корбан җыенда чыгыш ясый
Роза Корбан җыенда чыгыш ясый

Бүгенге катлаулы чорда адәм баласы хәтта хайван хокукларын да яклый, әмма ни сәер, кайвакыт башкаларның милли хокукларына битараф кала. Гәрчә алар шәхсиятнең иң төп хокукларыннан булуга карамастан. Төркиянең Үргүп шәhәрендә үткәрелгән "Медиа hәм кеше хокулары" җыенында сүз күбрәк шул хакта барды.

10 декабрьнең БМО тарафыннан Бөтендөнья Кеше хокуклары көне итеп игълан ителүенә 62 ел тулу уңаеннан оештырылган бу очрашуга Азәрбайҗан, Иран, Гыйрак, Македония, Казакъстан, Малайзия һәм тагын дистәгә якын илдән вәкилләр килгән иде.

Ике көн дәвам иткән бу чарада Татарстанны Әнкарада яшәүче әдәбият белгече Роза Корбан вәкиллек итте. Ул татар халкының бүгенге проблемаларын телгә алып, 1948 елда русларның Бөтендөнья Кеше хокуклары Декларациясен имзалаган ил буларак, үз кануннарын үзләре үк үтәмәгәнлеген яисә ул кануннарга каршы килүләрен әйтте.

Татарстанның 1990 елда бәйсезлек декларациясе кабул итеп, аны 1992 елның март аенда референдум белән ныгытканлыгын hәм шуннан бирле казанган бөтен милли казанышларның соңгы ун ел эчендә берәм-берәм кулдан ычкына барганлыгын, Русия мәгариф стандартларыннан милли компонент төшерелеп калдырылуын, туган телдә белем алу ирегенең кысыла баруын бәян итте.

Роза Корбан шулай ук 20 миллионнан артык мөселман яшәгән Русиядә христиан диненең өстенлек итүен, күпчелек мәктәпләрдә бары тик христиан дине дәресләре генә кертелүен билгеләп үтте. Мәчеткә йөрүчеләрнең тамгаланып, кайберләренең "ваhһабилек"тә гаепләнеп, төрмәләргә озатылыуын аңлаткан чыгышында, Роза Корбан, мөселманнарга дин иреге бары тик Мәскәү рөхсәт иткән кысаларда гына бирелгәнлеген ассызыклады.

Татарстанда чын сүз иреге булмаганлагы, матбугат чараларының демократия аңлаешыннан бик ерак торуы, Русия дәүләтенең җитешсез якларын чак кына тәнкыйть иткән матбугат чараларын шундук ябылуы, яки кисәтү алуы, баш мөхәррирләренең мәхкәмәгә тартылу очраклары Казандагы "Звезда Поволжья", Чаллы шәhәрендә чыккан "Безнең юл", Чаллы яшьләре" гәҗитләре, "Мирас" журналы кебек басмаларның үрнәгендә аңлатылды.

Чит илләрдәге төрле конференцияләргә, симпозиумнарга чакырылган югары уку йортлары галимнәрнең фәнни нотыклары Федераль иминлек хезмәте тарафыннан тикшерелү үтәргә тиеш булу хәбәре барлык тыңлаучыларны гаҗәпләндерде. Роза Корбан бу вазгыятьне "Русия яңадан тимер пәрдә төшерә ", дип бәяләде.

Ул татар милләте хокуклары өчен көрәшкән сәясәтче Фәүзия Бәйрәмовага каршы мәхкәмә эше турында да сөйләде. Бәйрәмова җитәкләгән Милли Мәҗлеснең Татарстан бәйсезлеген тануга өндәп Берләшкән Милләтләр Оешмасына мөрәҗәгать итүе сәбәпле, Русия дәүләте хокук саклау органнары вәкилләре Милли Мәҗлес җитәкчеләре hәм әгъзаларының өйләрен тентеде, санакларын алды, ә Бәйрәмованы шартлы җәзага хөкем итте.

Урындагы матбугатның, радио, телевидениенең Милли Мәҗлес белән бәйле хәбәрләрне яктыртмавын, яктыртса да, тискәре яктыртып, милли активистларны гаепле күрсәтүләрен, бары тик "Азатлык" радиосы белән "Безнең гәҗит" басмасының гына чынбарлыкны бозмый дөрес хәбәр итүен бәян итте Роза Корбан шушы җыенда.

Аның бу чыгышы төрек матбугатында да яктыртылды. Төркия матбугат чараларында Русия Федерациясенең бер субъекты булган Татарстанда милли телдә белем алу, ирекле дин тоту, матбугатта дәүләтне тәнкыйтьләү, үз милләтеңне яклап, халыкара мәйданга чыгу кебек кеше хокукларының аяк астына салып ташлануы турында язылды.

Төрек дөньясындагы Кеше хокуклары җәмгыяте тарафыннан быел инде унберенче тапкыр үткәрелгән бу җыен инде күркәм бер йолага әйләнгән. Икенче елга аны Төркиянең башка шәhәрендә оештырырга җыеналар.

Рушания Алтай
Истанбул
XS
SM
MD
LG