Accessibility links

Кайнар хәбәр

Төньяк Корея артиллериясе сугыш әзерлеге хәлендә


Төньяк Корея көнбатыш яр буйларындагы артиллериясен сугыш әзерлеге хәленә китерде.

Yonhap хәбәр агентлыгы Көньяк Корея хөкүмәтендәге чыганакларга таянып Көньяк Кореядагы артиллерия күнегүләре алдыннан Төньяк Корея җитәкчелегенең шундый фәрман бирүен хәбәр итә.

Ул хәрби күнегүләр кичә башланырга тиеш иде. Әмма һава шартлары начар булу сәбәпле аларны кичектерделәр.

Элегрәк Пхеньян, әгәр күнегүләр вакытында чын атышлар булса, Көньяк Кореяны утка тотачагын белдергән иде.
XS
SM
MD
LG