Accessibility links

Кайнар хәбәр

Надир Дәүләт: Милләт Мәҗлесе (3)


Совет чорында игенчеләр һәм эшчеләр сыйныфларының бердәмлеген сурәтләгән плакат
Совет чорында игенчеләр һәм эшчеләр сыйныфларының бердәмлеген сурәтләгән плакат
Игенчеләр сыйныфы

Беренче Дөнья сугышы алдыннан Русия мәмләкәте чын мәгънәсендә крәстияннар иле булган, чөнки һәр биш кешенең дүрте авылда яшәгән. Шул ук вакытта, 1917 елның башында Русиядә яшәгән 160 миллион кешедән бары 3-4 миллионы гына эшчеләр сыйныфын тәшкил иткән. Совет тарихчылары төзелеш, транспорт эшчеләрен, өй хезмәткәрләрен, вак һөнәрчеләрне, ягъни авылда ирекле профессия ияләрен дә "пролетариатлар" дип санап, эшчеләр сыйныфын 18 миллионга кадәр җиткергән. Тик шулай да, гражданнар сугышыннан соң (1918-1921 еллар) бу сан 1913 елгы күрсәткечләргә караганда, ике тапкыр кимегән.

1920 елга караган мәгълүматлар мөһим игенчелек төбәге булган Идел буе халкының зур күпчелеген авыл халкы тәшкил иткәнен ачык күрсәтә. Шәһәрләрдә 1,328 мең кеше яшәсә, авылларда 10,740 мең кеше яшәгән.

1920 елда төзелгән ТАССР халкының иң зур өлеше авылларда яшәгән. Күренгәнчә, республикада төп җирле халык – татарларның зур күпчелеге (1,446,472) авыл җирендә һәм бары тик 2.76 проценты (41,239) шәһәрләрдә гомер кичергән.

Гәрчә Казан губернасында татар халкының 97,5 процентын диярлек игенчеләр тәшкил итсә дә, аларның икътисади хәлләре шәптән булмый. Иң уңдырышлы туфраклар урыслар карамагына бирелә. Икенчедән, татар игенчеләре авыл хуҗалыгы кораллары белән урысларга караганда начаррак тәэмин ителә, продукцияне шәһәргә ташу мөмкинлегенә ия булуда һәм башка ихтыяҗларны канәгатьләндерүдә дә урыслардан калышалар.

Җирсезлек һәм авыр тормыш шартлары байтак татарларның авылларын ташлап китүенә сәбәп була. Мәскәү ише зур калаларга юнәләләр. Шулай ук эш шартлары бик авыр булган Донбасс, Урал, Себер якларына китеп, рудник һәм шахталарда эшли башлыйлар. Сугыш елларында авыллардан чыгып киткән татар ир-егетләренең саны арта. Мондый күченүнең иң начар ягы шул була: ир-атлар туган телдә белем алу мөмкинлеген югалтып, наданлык сазлыгына бата баралар.

Авыл татарының туган җирне ташлап китүендә икътисади сәбәпләрдән тыш, патша режимы үткәргән көчләп христианлаштыру сәясәтенең роле дә игътибарга алынырга тиеш. Ул бу сәясәттән чагыштырмача демократик дәвер дип саналган 1910 елларда да ваз кичми. Мәсәлән, 1911 елда православие чиркәве – Синодыннан Казанга килгән әмердән түбәндәге юлларны укыйбыз:

"Император хәзрәтләренең 1885 елның 4 июлендәге 7321 номерлы әмере буенча Спасс өязеннән Мамадыш өязенә күчерелгән татарлар белән бәйле түбәндәге фәрман бирелә:
Казан Рухани идарәсе аларга (татарларга) махсус җитәкчеләрне җибәреп, учет вә нәсихәт итәргә тиеш; православие динендә калырга теләмәүчеләрнең чукындырылмаган балалары тартып алынып, земство полициясе ярдәмендә чукындырылырга тиеш. Православие кабул итмәгән татарларның мал вә милекләре архиепископка бирелә һәм (чукындырылган балаларның) ата-аналары православиегә күчкәнгә кадәр үз мал-мөлкәтләреннән файдаланудан мәхрүм ителә. Әгәр бу татарлар арасындагы өйләнгән ирләрнең хатыннары чукынган булып та, христиан дине йоласы нигезендә никахлары ясалмаса, полиция аларга чиркәүдә христианча никах укытырга тиеш. Әгәр ирләрнең хатыннары чукынмаган булса, һәм православие динен кабул итәргә дип никах укытырга риза булмаса, аларны ашыгыч рәвештә ата-аналарына җибәреп, җирле хакимиятнең каты күзәтүе астына алырга кирәк. Христиан дине йолаларына туры килмәгән мондый өйләнешүләрне, зинаны иң кыска вакытта бетерү тиешле..."

Татар-башкорт авыллары халкы югарыда күрсәтелгән кыенлыклардан тыш, хакимият үткәргән күчереп урнаштыру сәясәтенә дә дучар була. Борын-борыннан Идел буенда яшәгән фин-угырлардан – мордвалар, төркиләрдән – чуаш, татар, башкортлар, монголлардан – калмыклар урыс казаклары тарафыннан көнчыгыштагы далаларга сөрелгәннәр, аларның Иделнең уң ягындагы уңдырышлы җирләре исә урыс асыл затларына тапшырылган. Сарытау (Саратов) губернасы Себер тәмам колонизацияләнгәнгә кадәр урыс этник гегемониясенең көнчыгыштагы чик төбәге саналган. XVIII гасырда Идел бассейнына алман колонистларын күчерү, аннан соң урыс һәм украин батракларына җир өләшү, сәяси оппонентларны һәм староверларны бирегә сөрү һәм ниһаять, качкын җинаятьчеләрнең монда төпләнүләренә хакимиятләрнең күз йомуы нәтиҗәсендә төбәкнең демографик тигезлеге килмешәкләр файдасына үзгәргән.

(Дәвамы бар)
XS
SM
MD
LG