Accessibility links

Кайнар хәбәр

Белоруста протестка чыккан фиркаләр тыелырга мөмкин


Белорус юстиция министры Виктор Голованов Минскидагы протест чараларында һәм чуалышларда катнашу турында карар иткән сәяси фиркаләр һәм иҗтимагый берләшмәләр тыелырга мөмкин дип белдерде.

Оппозициянең 19 декабрьдәге протест чарасында катнашкан 600-ләп кеше административ тәртип бозуда гаепләнеп кулга алынды.

Amnesty International халыкара хокук яклау оешмасы оппозициянең протест чарасын куып таратканда чамадан тыш көч куллану гаепләүләрен тикшерергә чакыра. Оешма тыныч протест чарасында катнашканда тоткарланган кешеләрне иреккә чыгарырга өнди.
XS
SM
MD
LG