Accessibility links

Кайнар хәбәр

Чернобыль туризм үзәгенә әверелә


Чернобыльгә рәхим итегез
please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:03:39 0:00
йөкләү

Чернобыль атом казасының 25 еллыгына багышлап Чернобыль зонасы киләсе елдан туристлар өчен ачылачак.

“Чернобыль интеринфорт” дәүләт ширкәте мөдире Оксана Нор әйтүенчә, белгечләр туристларга карау өчен берничә куркынычсыз юл әзерләгән.

Ул юлларның барысы да кешеләр ташлап киткән Припять һәм Чернобыль шәһәрләре, 2000 ел ахырында ябылган атом электр станциясе аша үтә.

Туристларга, теләгән очракта, өстәмә саклану киемнәре биреләчәк.

Табиблар рөхсәт ителгән урыннарда биш көнгә кадәр тору кеше сәламәтлеге өчен куркынычсыз дип ышандыра.

Чернобыль сәфәренең бәясе әлегә билгесез. Чит ил журналистлары һәм галимнәре өчен хосусый ширкәтләр инде күптәннән анда турлар үткәреп килә. Бер көнлек шундый турларның бәясе 100 доллар тирәсе тора.

Әмма илнең экология үзәге хакимиятнең Чернобыль казасы зонасына туристларны күпләп китерү ниятен тәнкыйтьләп чыкты. Экологлар атом казасы булган урын тирәсендәге 30 чакрымлы зона тиешенчә өйрәнелмәгән, һәм анда кайбер урыннар кеше сәламәтлеге өчен куркынычлы булырга мөмкин дип кисәтә.
XS
SM
MD
LG