Accessibility links

Кайнар хәбәр

Милиция: Мәскәүдә җинаятьчелекнең төп чыганагы читтән килүчеләр


Мәскәү эчке эшләр идарәсе башлыгы Владимир Колокольцев бүген җәмәгатьчелек белән очрашуда Мәскәүдәге җинаятьләрнең 70 процентын Русиянең башка төбәкләреннән һәм якын чит илләрдән килүчеләр кыла диде.

Ул шулай ук хәзер Мәскәү милициясендә этник җинаятьләргә каршы көрәшү өчен махсус бүлек булдыру мәсьәләсе каралуын да белдерде.

Аның әйтүенчә, гомумән алганда Русия башкаласында зур җинаятьләр кылуның кимү баруы күзәтелә.

Быел гомуми җинаятьчелек күләме дә кимегән.
XS
SM
MD
LG