Accessibility links

Кайнар хәбәр

Самар өлкәсенең иң шәфкатьле кешесе – татар


Расыйх Латыйпов
Расыйх Латыйпов

Соңгы өч елда Самар өлкәсендә сигез номинациядә “Халык тануы” исемле чара уза. Быел җиңүчеләр арасында татар кешесе дә бар – Расыйх Латыйпов.


Шул уңай белән 22 декабрьдә Самарның опера һәм балет театры бинасында зур тантана узды. Залда меңгә якын кеше утырган иде. Ә сәхнәгә өлкәдә танылган шәхесләр күтәрелде.

Өлкәнең иң дәрәҗәле бүләгенә сайлап алу комиссиясенә 817 кеше тәкъдим ителгән иде. Шуларның 74сен сайлап алып, халык хөкеменә тәкъдим иттеләр. Тавыш бирү ярты ай барды. Сигез номинациядә барган ярышта 24 җиңүче танылды.

“Шәфкатьлелек һәм мәрхәмәтлелек” номинациясендә беренче урынга Расыйх Латыйпов чыкты. Мондый дәрәҗәле урынга татарларның беренче мәртәбә күтәрелүе.

Мөҗәһит углы Расыйх Латыйпов Похвистнево районына кергән Гали авылында яши. Авылда хәләл ризыклар җитештерүне җайга салды. Иганәчелек эшен киң җәелдерде. Үз акчасына бәйрәмнәр, бәйге, фестивальләр уздыра. Урта мәктәпкә ярдәм итә. Китаплар бастырырга акча гына бирми, ул әле үз акчасына күпләп татар китабын сатып алып, бүләк итә. Ә инде мәдрәсәгә, мәчетләргә матди ярдәме даими төстә бара.

Расыйх әфәнде район күләм “Туган тел” җәмгыятен җитәкли. Бөтендөнья татар конгрессы каршындагы татар авыллары берләшмәсенең рәис урынбасары. Гали авылында федераль Сабан туен уздырырга күп көч куйды.

Татарлар арасында эшкуарлар күп, ләкин дә шул олуг мәшәкатьне динебез Ислам таләпләре кысаларында алып баручылар сирәк. Шуларның берсе – ул Расыйх Латыйпов.

Бу вакыйга уңаеннан Самар шәһәренең милли-мәдәни мохтарияте рәисе Рифкат Хуҗин аның турында:

”Расыйхның кайсы сыйфатын алсаң да, сокланырлык. Аның беркайчан да сүз белән гамәле аерылмас. Намуслы кеше. Тугрылыклы ир. Таләпчән ата. Үрнәк мөселман. Тирән акыл иясе. Ышанычлы дус, аның белән шикләнмичә карурманга керегә була. Мал иясе булса да, аңарда тәкәбберлек юк. Расыйх халыктан аерылмаган, шуңа да аны халык таныды”, диде.
XS
SM
MD
LG