Accessibility links

Кайнар хәбәр

Медведев Лукашенканы кабат сайлануы белән тәбрикләде


Мәскәү – Русия президенты Дмитрий Медведев Александр Лукашенканы тагын бер мөддәткә Беларус президенты булып сайлануы белән котлады.

Медведевның матбугат вәкиле Наталия Тимакова сүзләренчә, Минскига котлау хаты җибәрелгән. Лукашенканың матбугат үзәге әлеге хатның алынуын хәбәр итә.

Җомга көнне Беларусның үзәк сайлау комиссиясе Лукашенканың 80% чамасы тавыш җыеп, сайлауда җиңеп чыгуын раслады. Аның иң якын көндәше ни бары 2.4% җыя алган.

Көнбатыш илләре бу сайлауны халыкара таләпләргә туры килмәгән гайре демократик сайлау дип бәйләде.
XS
SM
MD
LG