Accessibility links

Кайнар хәбәр

Назарбаевның президентлык мөддәте 2020 елга кадәр озайтылырга мөмкин


Казакъстан Үзәк сайлау комиссиясе президент Нурсолтан Назарбаевның президентлык мөддәтен озайту һәм вәкаләтләрен ныгыту турында имза җыю чарасын хуплады. Бу ай башында бер төркем Назарбаев тарафдары аның президентлык мөддәтен 2020 елга кадәр озайту һәм аңа рәсми "Илбашы" атамасын бирү өчен имза җыю чарасы башлаган иде.

Казакъстан Үзәк сайлау комиссиясе башлыгы Куандык Торганкулов бу хакта ясаган чыгышында, җитәрлек санда имза җыелган очракта 2011 елның март аенда тәкъдимнең референдумга чыга алачагын әйтте. Илдә референдум уздыру өчен кимендә 200 мең имза кирәк.

Гадәттә 2012 елда президентлык мөддәте тәмамланачак Назарбаевка күптән түгел 70 яшь тулган иде. 1990 елдан бирле президентлык вазифасын дәвам иткән Назарбаев, 2012 елдагы сайлауда катнашачагын белдергән иде.
XS
SM
MD
LG