Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия конституциясен бозу – уеннан уймак чыгару


19 декабрьдә “Азатлык” оешмасы яшьләре Русия конституциясен үтәргә чакырып пикетка чыкты
19 декабрьдә “Азатлык” оешмасы яшьләре Русия конституциясен үтәргә чакырып пикетка чыкты

“Азатлык” татар яшьләре берлеге Русия конституциясен һәрдаим үзгәртүгә каршы тору, ул китерәчәк каршылыклар турында уйлана.


2010 – "Азатлык" радиосы "Ак Барс" дип игълан иткән ел ахырына якынлаша. Бу ел татар-башкорт халыклары, Татарстан белән Башкортстан, Русия өчен шатлыклы һәм көенечле вакыйгалары белән истә кала.

Татарстан белән Башкортстанга Мәскәү яңа президентлар билгеләде. Билгеләвен билгеләде дә бит, ләкин ике Рөстәм бер ел да хакимлек итәргә өлгермәде, Дәүләт Думасы республикалар башлыклары президент дип аталырга тиеш түгел дигән канун кабул итте. Дөрес, җитәкчеләрне республиканың җирле гореф-гадәтләрен истә тотып, хан, би, кенәз дип тә атарга ярый. Татарстан белән Башкортстанда президентлар ничек аталыр? Миңнеханов хан, Хәмитов би булырмы?

Русиядә кабул ителгән кайбер кануннар илнең төп кануны Конституциягә каршы килсә дә, депутатлар моңа игътибар итеп тормый, алар үз җаен таба. Шулай да конституциянең үтәлүе яки күп очракта бозылуы татар-башкорт, гомумән бар Русия халыкларының, хәтта урыс халкы язмышына да тәэсир итә.

Русия конституциясен кабул итү көне алдыннан, ягъни 11 декабрьдә Мәскәүдәге Манеж мәйданында булган каршылыктан соң, ил җитәкчеләре дә бу турыда уйлана башлады. Футбол җанатарлары, урыс милләтчеләре белән кавказлар арасында сугыш чыккач, Русиянең җимерелү куркыныч турында ил җитәкчеләре дә сөйли башлады.

Чыннан да, конституцияне бозу, аңа каршы килгән кануннан кабул итү Русиянең таркалу ихтималын арттыра. Әмма Медведев белән Путин төп игътибарны моңа юнәлдерми. Илбашлары фикеренчә, төрле милләтләрнең бер-берсен хөрмәт итмәве, толерант булмавы, милли хәрәкәтләрнең каршылыгы Русияне тарката ала.

“Азатлык” радиосында “Русия конституциясен бозу нәрсәгә китерә?” дигән темага сөйләшәбез. Сөйләшүдә “Азатлык” татар яшьләре берлеге рәисе Наил Нәбиуллин, Башкортстанның Бүздәк районында туып, Башкорт дәүләт университеты тарих факультетын тәмамлап, Мәрҗани исемендәге тарих институтында аспирантурада укучы, Башкортстан татарлары конгрессы башкарма комитеты әгъзасы Илнар Гарифуллин, Ислам дине кабул ителүнең 1000 еллыгы исемендәге мәдрәсә шәкерте, Казан егете Илнар Газиев, Казан дәүләт технология университеты студенты Рәфыйк Кәримуллин, Казан федерал университетының журналистика факультеты студенты Фәнил Гыйләҗев катнаша.

Русия конституциясен бозу нәрсәгә китерә дип уйлыйсыз?

Илнар Гарифуллин. Социаль каршылыклар килеп чыга, ришвәтчелек көчәя. Аннан соң икенчел каршылыклар башлана. Шуның ачык мисалын Манеж мәйданында күрдек. ОМОН, урыс милләтчеләре, футбол җанатарлары бәрелеше уртасында кавказлар калды.

Сулдан уңга: Наил Нәбиуллин, Илнар Гарифуллин
Конституция үтәлмәгәч, халык арасында ризасызлык көчәя. Әмма Русиядәге сәяси көчләр халык каршылыгын дөрес юлга кертәсе урынга яман якка борып җибәрәләр. Алар илдәге проблемның тамырын күрсәтмиләр, аны эзләмиләр, бар зыянны кавказлардан, чит илдән килүчеләрдән күрәләр. Дөресен әйткәндә, халыкның башын бутыйлар, кызу яшьләр арасында шундый пропаганда алып баралар.

Манеждагы вакыйга болай гына килеп чыкмады, монда провокация дә булган. Котыртучыларның берсе “Наши” хәрәкәте вәкиле булган. Ул алдагы сафларда фашистик шигарләр кычкырып йөргән.

Манеж вакыйгаларында урыс милләтчеләре генә түгел, хакимияткә якын булган төркемнәр дә катнашан.

Саша Долгов. Илнар, ул төркемнәрдә кемнәр бар?

Илнар Гарифуллин. Русияне президент, премьер гына кулда тотмый. Сәясәттә берничә клан да катнаша. Шуларның берсе Манежда тәртипсезлек оештырды. Ни өчен? Чөнки 2011-2012 елларда Русиядә сайлау кампаниясе башланачак. Шуңа күрә үзәктә дә, төбәкләрдә дә оппозиция баш күтәрә. Ә бюрократия моннан курка, чөнки оппозиция халыкны да күтәрә.

Җитәкчелек үз өстеннән җаваплылыкны төшерү өчен Манежда каршылык китереп чыгарды. Шуннан соң Кремльгә якын кешеләр Русиядәге кануннар артык либераль дип сөйләнә башлады. Ягъни алар кануннарны тагын да кырысландырырга тели. Ә бу кеше хокукларын тагын да бозуга китерәчәк.

Саша Долгов. Мәскәүдәге каршылыкта кавказларны гаепләргә телиләр. Наил, татарлар булган хәлләрне ничек кабул итәргә тиеш?

Наил Нәбиуллин. Мәскәүдә булган вакыйгалар – зур сәяси уенның бер өлеше генә. Милли республикаларны, телләрне, милләтләрне бетерүгә тагын бер адым ясалды. Башка милләтләрне баш күтәрүдә гаепләр өчен ясалган провокация бу.

Саша Долгов. Кем оештыра соң аны?

Наил Нәбиуллин.
Минемчә, Мәскәү Кремле.

Саша Долгов.
Мондый каршылык Кремльгә нәрсәгә?

Наил Нәбиуллин. Бесланда мәктәп шартлату оештырып, республика президентларын сайлау бетерелде, турыдан-туры билгеләп кенә куя башладылар. Чираттагы провокация аша милли республикаларны бетерүгә юл ачарга телиләр. Гомумән, милләтләргә, ислам диненә каршылык артачак.

Сулдан уңга: Илнар Газиев, Рәфыйк Кәримуллин, Фәнил Гыйләҗев
Саша Долгов.
Татарстанда да ваһһабилыкка каршы торабыз дип, исламга каршы көрәшү битлеге киючеләр бар. Гомумән, хәзер Русиядә православ дине рәсми дингә әйләнә бара. Патриарх Кирил Манеж вакыйгаларыннан соң ясаган мөрәҗәгатендә хәтта Русиянең бәласен күпмилләтлелектә күрүен белдерде.

Әлбәттә, Русиянең бер динне генә күтәрүе – конституцияне бозу. Чөнки Русия дөньяви дәүләт санала. Илнар, мәдрәсә шәкертләре ваһһабилыкка каршы көрәшүне ничек кабул итә? Сезгә бу турыда сөйлиләрме?

Илнар Газиев. Мөселманнарны кысалар. Мәскәүдә мәчетләр төзетмиләр. Ваһһабилар дип, мөселманнарга каршы көрәшәләр.

Саша Долгов. Русия конституциясен бозу илне таратачак дигән фикергә ничек карыйсыз? 309нчы канун, төбәк җитәкчеләрен билгеләү – болар барысы да төп канунга каршы килә.

Рәфыйк Кәримуллин. Башта төбәк президентларын сайламый гына билгели башладылар. Хәзер президент атамасын бетерергә, республикаларны кушып, агломерацияләр төзергә телиләр. Бу бит конституцияне бозу.

Фәнил Гыйләҗев.
Русия конституциясенең 26нчы матдәсендә Русия халыкларының үз телендә белем аларга хокукы бар дип язылган. 309нчы канун милли мәгарифкә зыян китерә. Шул рәвешле 26нчы матдәнең бер өлеше юк ителгән, күмелгән. Нәтиҗә: милли мәгариф, мәктәпләр дә, балалар бакчалары да күмелгән.
Фәнил Гыйләҗев


Русия конституциясенең беренче, өченче, җиденче матдәләре дә бозыла. Гомумән, бөтен конституция күмелгән дигән нәтиҗә чыгарып була. Конституциянең беренче матдәсендә: Русия федератив, хокукый, демократик, социаль дәүләт дип язылса да, чынлыкта бу алай түгел.

Саша Долгов. Балык башыннан чери. Конституциянең беренче матдәсе үк үтәлмәгәч, аның башкалары да үзгәртелә. Ләкин Русиянең проблемасы милләтләрне кысуда гына түгел. Халыкның социаль кыенлыклары да күп бит. Гел-гел конституцияне бозу инкыйлабка китермәсме?

Наил Нәбиуллин.
Казанда транспорт бәяләрен күтәрделәр. Хәзер автобуста бер якка бару 18 сум тора. Конституциядә халыкның тормышын начарайта торган кануннар кабул ителмәскә тиеш диелгән. Юл бәяләрен арттыру халыкның тормышын авырайта.
Дини, милли, социаль проблемалар бергә җыелып, Русияне таркатырга мөмкин, таркатачак та. Халык каршылыгы арта бара.

Саша Долгов.
Русиянең һәр президенты эшен конституциягә үзгәреш кертүдән башлый. Конституция үзгәртүне ничек туктатырга?

Илнар Гарифуллин.
Минемчә, конституция мәхкәмәсенең вәкаләтләрен арттырырга кирәк. Чөнки мәхкәмә дә президентка бәйле, хөкемдарны да президент билгели. Чынлыкта хәзер Русиядә хакимиятне бүлү принцибы үтәлми. Мәхкәмә хакимияте турыдан-туры башкарма хакимияткә буйсына башлады.

Саша Долгов.
Бу хакимият вертикале урнашу нәтиҗәсе инде.

Илнар Гарифуллин.
Әйе. Русиядә җирле үзидарә дип сөйләсәләр дә, ул бездә юк. Губернаторларны, мэрларны билгеләп куялар. Әгәр дә җәмгыять хакимиятне контрольдә тота башламаса, конституцияне бозу дәвам итәчәк. Ә бу ил эчендәге сугышка, төрле каршылыкларга китерә.

Наил Нәбиуллин. Минемчә, моны урамнарга чыгып кына хәл итеп була.
XS
SM
MD
LG