Accessibility links

Кайнар хәбәр

Австралиядә су басуда 200 меңнән арты кеше зыян күрде


Австралия хөкүмәте илнең төньяк-көнчыгышында Франция һәм Германия гомум җирләренә тиң мәйданны су басу турында әйтә.

Соңгы 50 елда иң көчле су басу нәтиҗәсендә, Австралиядә 22 шәһәр су астында калган, 200 меңнән артык кеше зыян күргән.

Су басу нәтиҗәсендә, илгә шикәр китерелә торган төп порт ябылган, Квисленд штатындагы күмер шахталары үз эшен туктатып торырга мәҗбүр булган.
XS
SM
MD
LG