Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кайбер илләр инде 2011 елга керде


Русиянең иң көнчыгыш төбәкләрендә - Чукотка һәм Камчаткада инде 2011 елны каршы алдылар.

Сәгать вакыты үзгәрү сәбәпле, Русиягә яңа ел быел бер сәгатькә соңрак керде. Ул Казан вакыты белән 16 сәгатькә туры килә.

Шулай ук яңа елны инде Тын океаны утравы, Яңа Зеландия, Австралия халкы да каршы алды. Австралиянең Сидней шәһәрендә дөньядагы иң кыйммәтле яңа ел фейрверк тамашасын карау өчен меңнәрчә кеше су ярына җыелды. Шулай ук бу чараны телевизор алдында йөзләрчә миллион тамашачы күзәтте.

Нью-Йоркның Таймс-скверындагы үзәк мәйданга бәйрәм чарасына миллионлап кеше килер дип көтелә.
XS
SM
MD
LG