Accessibility links

Кайнар хәбәр

Гыйрактагы хәрби чарада ике АКШ хәрбие һәлак булды


Гыйракта төнгә каршы узган хәрби чаралар вакытында АКШның ике хәрбие һәлак булды. Бу вакыйга АКШ хәрбиләренең 2011 елда беренче югалтуы булды.

Гыйракта әле 50 мең АКШ хәрбие хезмәт итә. Былтыр сентябрь аенда Вашингтон хакимияте Гыйрактагы хәрби чараларны бетерүен игълан иткән иде.

Бүген Багдадның төньягындагы Бакуба шәһәрендә сугышчыларның интихар һөҗүме оештыруы белдерелде.

Шартлау нәтиҗәсендә 1 кеше үлгән, дистәдән артык кеше яраланган.
XS
SM
MD
LG