Accessibility links

Кайнар хәбәр

КамАЗлар “Дакар”да яңа җиңүләр яулый


Чили һәм Аргентина территориясендә үтүче “Дакар” ярышларында Чаллы узышчысы Владимир Чагин 3нче этапта җиңүгә иреште. Аңа кадәр ул раллиның беренче көнендә дә үзенең көчен исбатлаган иде.


Бу ярышка очкыч маҗаралары белән көч-хәл катнаша алган Татарстанның “КАМАЗ-мастер” такымы узган елгы җиңүләрен быел да кабатлый башлады.


Раллинең беренче көнендә “КАМАЗ-мастер”ның тәҗрибәле пилоты Владимир Чагин үзенең яңа автомобиле белән 222 чакрым озынлыктагы махсус юлны 2 сәгать 44 минутта үтеп, беренче урынны яулады. Чаллы такымының күптәнге көндәше “Татра” машинасында ярышучы Алес Лопрайс исә Чагиннан 5 минутка калышып икенче, ә “КамАЗ”да ярышучы икенче бер Татарстанлы Фирдәвес Кәбиров 3нче булып килде.
Владимир Чагин

Икенче көндә исә лидерлык бәхете Кәбировка елмайды. 764 чакрымлык ярыш юлында Кәбиров үзен куалаган көндәшен 6 минутка артта калдырып беренче булды. Бу этапта баштан бирле алда барган Чагин исә, ярышның соңгы өлешләрендә көндәшләрен алга уздырып 5нче килде.

Ә автомарафонның өченче этабында Владимир Чагин кабаттан беренче урынны алды. Икенчелектә, якташыннан 6 минут 45 секунд калышып Фирдәвес Кәбиров булса, 3нче булып Кәбировтан 5 секундка гына калышып Лопрайс килде.

Шулай итеп, йөк машиналары арасында гомум исәптә Владимир Чагин Кәбировтан 6 минут 23 секундка алда бара. 3нче урында баручы Лопрайс исә Кәбировтан 14 секундка калыша.

5 гыйнварда раллида катнашучылар 4нче этапта 554 чакрымлык юл үтәчәк. Бу көнне “Дакар”дагылар Аргентина чигеннән Чилига керәчәк һәм 4800 метрлык биеклектә ярышачак. Моннан тыш ярышучылар, юлсыз Атакама чүленнән дә үтәчәк.

Быелгы “Дакар”да барлыгы 430 техника катнаша. Бу сан узган елгы ярышка катнашучылардан 19%ка артык. Болар арасында 146 мотоцикл, 33 квадроцикл, 183 җиңел һәм 68 йөк машиналары бар, дип хәбәр итә “Интерфакс” агентлыгы. Ярышучылар арасында 50 милләт вәкиле һәм шул исәптән 13 хатын-кыз узышчы да бар.


Әлеге дөньякүләм ярышта 9 тапкыр җиңү яулаган “КАМАЗ-мастер” такымы “Дакар-2011” гә 4 экипаж белән катнаша. Узган елгы ярышта Чаллы такымы 14 этапта да җиңү яулап, бу раллида үзенчәлекле рекорд куюга ирешкән иде.
XS
SM
MD
LG