Accessibility links

Кайнар хәбәр

Европа Берлеге Тәһран тәкъдименә җавап кайтармады


Иранның атом коралларын килеп карау тәкъдименә Европа Берлеге әлегә җавап кайтармады.

Европа шурасы матбугат сәркатибе бу хакта ясаган чыгышында, мондый бер тикшерүгә Халыкара Атом энергия идарәсенең махсус тикшерүчeләре чакырылырга тиеш дип белдерде.

Иран рәсмиләре кичә Европа Берлеге һәм үзенең атом программасына бәйле сөйләшүләрдә катнашкан илләрне үзендәге атом корылмаларын килеп карарга чакырган иде.

Гыйнвар ахырында Истанбулда Иранның атом программасы турында сөйләшүләр булыр дип көтелә.
XS
SM
MD
LG